Министрлар Кабинеты шәһәр төзү эшчәнлеген камилләштерү турында закон проектына төзәтмәләрне хуплады

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте шәһәр төзү эшчәнлеген камилләштерү һәм территорияләреннән файдалануда махсус шартлары булган зоналар билгеләү турында закон проектын хуплады һәм аны Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.

“Закон проекты шәһәр төзү эшчәнлеге өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм территорияләреннән файдалануда махсус шартлары булган зоналар билгеләүне хокукый җайга салуга, аларның режимын һәм чикләрен билгеләүгә юнәлдерелгән”, – диелә хәбәрдә.

Асылда, Шәһәр төзелеше кодексында капиталь төзелеш объекты төшенчәсен тәгаенләштерү тәкъдим ителә. Җиргә тыгыз бәйләнеше булмаган, конструктив сыйфатламалары нигезендә аларны сүтеп башка урынга күчерү мөмкинлеге каралган корылмаларны бу исемлектән төшереп калдырырга киңәш ителә.

Моннан тыш, проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм уздыру өлкәсендәге хакимият органнарының вәкаләтләрен тәгаенләштерү дә тәкъдим ителә. Ике һәм аннан күбрәк төбәк территориясендә урнашкан объектларга карата проект документларына мондый экспертизаның федераль ведомстволар тарафыннан уздырылырга тиешлеге күздә тотыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International