Владимир Путин Россиянең Төзелеш министрлыгына төбәкләрдәге төзелештә күзәтелгән административ киртәләрне хәл итәргә кушты

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин федераль түрәләргә илнең төбәкләрендә кече һәм урта төзелеш компанияләре эшли торган бизнес-климатка аеруча зур игътибар бирергә кушты, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Федераль дәрәҗәдә генә түгел, ә төбәкләрдә нәрсә барганлыгын да карарга кирәк. Беләсезме, һәр адым саен анда нинди проблемалар барлыкка килә? Анда ниләр барганын карарга һәм методик яктан ярдәм итәргә, федераль законнар ярдәмендә төзәтмәләр кертергә кирәк”, – дип белдерде Владимир Путин. Кече һәм урта компанияләргә аеруча ныклы игътибар юнәлтергә кушты ул: “Зур компанияләр, зарурлык булганда, министрлыкка да, Дәүләт Думасына да үзләре барып җитә ала, ә кече һәм урта компанияләр нишли ала? Бу салым активлыгына басым ясый”, – дип билгеләде ил башлыгы.

Россия Төзелеш министры Михаил Мень төзелеш өлкәсендә административ киртәләрне киметү һәм мондый хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш хакында җиткерде. Министр хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына хосусый торак төзелешен, капиталь төзелеш объектларын сүтү, дәүләт төзелеш күзәтчелеген хокукый җайга салу мәсьәләләре турында закон проекты җибәрелгән. Төзелеш өлкәсендә административ киртәләрне кыскарту өлкәсендә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International