Үзирекле рәвештә төзелгән корылмаларны судтан тыш тәртиптә сүтү мөмкинлекләрен кыскарта торган закон проекты пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәт тарафыннан хупланды. Гражданнарга үзләре төзегән корылмаларны сүтүдән котылу мөмкинлеге биреләчәк, әгәр дә алар аны шәһәр төзелеше таләпләренә үзләре туры китерсә. Бер үк вакытта хосусый торак төзелешен җайга салу да катгыйландырыла, – бүлеп бирелгән “хосусый” кишәрлекләрдә күпфатирлы йортлар төзелешен чикләү өчен.
Ак йортта хупланган закон проектлары үзирекле рәвештә төзелгән корылмаларны җайга салуга багышланган. Хәзерге вакытта Граждан кодексында мондый объект дигәндә билгеләнгән тәртиптә бүлеп бирелмәгән кишәрлектә торгызылган корылма аңлашыла. Әлбәттә инде, әгәр дә бу кишәрлектән рөхсәтле файдалануда мондый төзелешкә рөхсәт бирелмәгән булса. Шулай ук үзирекле рәвештә төзелгән корылмаларга тиешле рөхсәтләрне алмыйча яисә төзелеш нормаларын бозып төзелгән объектлар да керә.