Үзирекле рәвештә төзүне чикләү буенча яңа законнар намуслы гражданнарга аларның йортларын сүтүдән сакларга ярдәм итәчәк

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Төзелеш министрлыгының берничә закон проектын хуплады, алар биналарны үзирекле рәвештә төзелгән дип тану һәм аларны сүтү белән бәйле хокукый мәсьәләләрне җайга сала. Үзгәрешләр Шәһәр төзелеше кодексына, Гражданнар кодексына һәм Административ хокук бозулар кодексына кертелә. Бу хакта 26 октябрь көнне журналистларга хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча хәбәр итте.

“Яңа законнар буенча, әгәр дә бу объектлар кирәкле килештерүләр һәм рөхсәтләр нигезендә төзелгән булсалар, ә объектның мөлкәтчесе үзенең җир кишәрлегенә карата бу чикләүләр турында белмәгән булса, билгеләнгән чикләүләрне бозып төзелгән объектлар үзирекле төзелеш объектлары исемлегеннән төшереп калдырыла”, – дип аңлатты Михаил Мень.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International