Төбәкләрдә аварияле торактан күчерү ахырына якынлашып килә: 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәрге чорда якынча 122 мең кв. метр күчерелгән. Җиде төбәктә программа графигыннан алда бара һәм 29 төбәк арасында нибары берсендә генә – Тыва Республикасында – декада планы үтәлмәгән. Бу хакта Россия Федерациясе төзелеш министрлыгы урынбасары Андрей Чибис 23 октябрь көнне Россиякүләм селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.
“1 сентябрьгә карата программа 95%ка үтәлде – без 655,5 меңнән артык кешене күчердек. Билгеле бер сәбәпләр аркасында кайбер субъектларга программаны тәмамлау өчен өстәмә вакыт бирелде. Ләкин кешеләрнең барысы да быелның декабреннән соңга калмыйча күчереп бетерелергә тиеш. Узган айда өстәмә рәвештә 122 мең квадрат метр күчерелде – бу начар күрсәткеч түгел”, – диде министр урынбасары, баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис.
2012 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле дип танылган торактан тулысынча күчереп бетерү өчен якынча 490 мең квадрат метр торакны күчерәсе калган, бу план күләменең 4%ын тәшкил итә. Артта баручы төбәкләр арасында – Иркутск өлкәсе, Приморск крае, Карелия һәм Тыва Республикалары.