“Коррупцияне кабул итү индексы” (Corruption Perception Index) - Ttansparency Int. (Т1) халыкара иҗтимагый оешмасы белгечләре тарафыннан төрле илләрдәге коррупцияне чагыштырып бәяләү өчен эшләп чыгарылган интеграль күрсәткеч.
Коррупция индексы – җыелма коррупциячелек дәрәҗәсе буенча дәүләтләрне һәм төбәкләрне исемлек буенча бүлгәләү күрсәткече.
Халыкның коррупция белән йогышлану индексы – социумның коррупция белән йогышлану күрсәткече, территориясендә яшәүче 100 мең кешелек халыкка исәпләгәндә, билгеле бер территоридә билгеле бер чорда ачыкланган, коррупциячел хокук бозуларны кылган затларның саны белән сыйфатлана.
Коррупция белән йогышлануның махсус индексы – ачык һәм ачык булмаган хезмәтләрнең, органнарның һәм аппаратларның коррупция белән йогышлану күрсәткече, билгеле бер территориядә билгеле бер чор дәвамында органда (орган бүлекчәсендә), хезмәттә яисә аппаратта хезмәт итүчеләр санына карата коррупциячел хокук бозуларны кылган хезмәткәрләр санының бәрабәре белән сыйфатлана.
Коррупция индикаторы – дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының коррупция белән йогышланган вазыйфаи затларының тышкы билгеләре, аларның тулы исемлеген бирү мөмкин түгел, әмма ләкин фәнни әдәбиятта ике төркемне бүлеп чыгаралар: вазыйфаи затларның үз-үзләрен тотышындагы һәм эшчәнлегендәге сигнал индикаторлары һәм социаль-нейтраль индикаторлар.
“Инкассатор” – Мәскәү адвокаты Е. Князев фикеренчә, “ришвәт тапшыручы физик яисә юридик зат мәнфәгатьләрен кайгыртып, хокукка каршы килә торган карарларны һәм башка төрле суд карарларын чыгару өчен судьяларга акча кертүче (тапшыручы)” адвокат.
Чит илнең (иностранный) халыкка ачык вазыйфаи заты – чит ил дәүләтенең закон чыгару, административ яисә суд органында нинди дә булса вазыйфага билгеләнә яисә сайлана, нинди дә булса вазыйфаны били торган теләсә нинди зат һәм чит ил дәүләте өчен, шул исәптән ачык ведомство яисә ачык предприятие өчен нинди дә булса халыкка ачык вазыйфаны башкара торган теләсә нинди зат.
Мәгълүмати (информационное) ришвәтчелек – Г.К. Мишин фикеренчә, еш кына заказ буенча “кара” һәм “ак” пиар белән тәэмин итүче массакүләм коммуникация чаралары вәкилләренең сатылучан булуы.
Информкоррупция – массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан җәмгыятьтә, дәүләттә, төбәктә, ведомствода яисә тормышта коррупциянең чынбарлык торышын ялганлап күрсәтү.
Коррупциягә каршы көрәш законнарын үтәү (исполнение) – коррупциягә каршы көрәш законнарын тормышка ашыру рәвеше: моңа вәкаләт бирелгән зат актив рәвештә әлеге законнарда каралган бурычларын гамәлгә ашыра.
Коррупциягә каршы законнардан файдалану (использование) – коррупциягә каршы законнарны тормышка ашыру рәвеше: иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә катнашучылар, шәхси һәм/яки корпоратив максатларга ирешү өчен, үз ихтыярлары белән үзләренә караган хокукларны тормышка ашыралар.