2018 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиядә ГОСТ34278–2017 "Тимер-бетон конструкцияләре өчен арматураның мехник ялганышлары. Техник шартлар" гамәлгә керә. Стандарт Россия Төзелеш министрлыгына буйсынучы "Төзелештә ярашлылыкны нормага салу, стандартлаштыру һәм техник бәяләү буенча федераль үзәк" ФАУ тарафыннан төзелештә техник җайга салуны камилләштерү буенча үткәрелә торган эшләр кысасында эшләнгән. Документ ТК465 "Төзелеш" экспертизасын үткән һәм Росстандарт боерыгы нигезендә расланган.
Арматураның механик ялганышларына техник таләпләрне билгеләүдә зарурлык булу "Тимер-бетон конструкцияләре өчен арматураның мехник ялганышлары. Техник шартлар" стандартын эшләүнең максаты булып хезмәт иткән. Стандарт проекты элегрәк гамәлдә булган, шуңа охшаш сынаулар үткәрүне регламентлый торган (ТУ, башкарма документ, күрсәтмәләр һ.б.) үзебезнең ил норматив документлары нигезендә, шулай ук ISO 15835-1:2009 "Бетонны арматуралаштыру өчен корычлар – Нигезләрне механик тоташтыру өчен арматура муфталары – 2 бүлек: Таләпләр" халыкара стандартының төп норматив нигезләмәләрен исәпкә алып эшләнгән.
ГОСТ таләпләре төрле билгеләнештәге җыелма һәм монолитлы тимер-бетон корылма конструкцияләрен әзерләгәндә һәм монтажлаганда, торгызганда башкарыла торган ешлыклы профиль арматурасының механик ялганышларына кагыла.
Документ Россиядә ачык фикер алышуларны үткән, шулай ук Стандартлаштыру, метрология һәм сертификация буенча БДБ дәүләтара советы мәйданында фикер алышу темасына әверелгән, биредә ул дәүләтара сыйфатында хупланган.
Стандартны 2017 елга Россия Федерациясенең илкүләм стандартларны эшләү программасы нигезендә А.А. Гвоздев исемендәге Бетон һәм тимер-бетон буенча фәнни-тикшеренү, проект-конструкторлык һәм технологик институты эшләгән.