3,5 мең тирәсе Бөек Ватан сугышы ветераны 2017 елда торак алган

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2017 елның 1 октябренә карата 3,4 мең БВС ветераны үзенең торак шартларын яхшырткан, алардан 394 кеше – сугышта турыдан-туры катнашкан һәм сугыш инвалиды. Бу хакта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин 11 октябрьдә Россия Президенты киңәшчесе Александра Левицкая рәислегендә булып узган ветераннар эшләре буенча комиссия утырышында хәбәр итте.

РФ Президентының "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында"гы Указы гамәлдә булган вакыт эчендә, ягъни 2008 елның маеннан башлап, федераль бюджет акчалары хисабыннан 300,4 мең Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары торак белән тәэмин ителгән. Шул исәптән 2013-2016 елларда – 55,6 мең кеше. Россия төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары тәгаенләп узганча, күрсәтелгән максатларга федераль бюджеттан 317,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итүгә 2017 елда федераль бюджетта 4,48 миллиард сум акча каралган. РФ субъектлары тарафыннан тапшырылган мәгълүматларга караганда, 2017 елның 1 октябренә карата быел 3,4 мең БВС ветераны үзенең торак шартларын яхшырткан, алардан 394 кеше –сугышта турыдан-туры катнашкан һәм сугыш инвалиды.

"Киләсе елга федераль бюджет турындагы закон проектында 1,9 миллиард сум акча планлаштырылган, бу исә 1,6 мең кешене, шул исәптән РФ Президентының йөкләмәсе буенча өстенлекле тәртиптә тәэмин ителә торган БВС инвалидларының һәм анда катнашучыларның барысын да торак белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк", – диде Никита Стасишин.

Хәзерге вакытта исәпкә басмаган, торак белән тәэмин ителмәгән БВС ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының гомуми саны 2,5 мең кеше тәшкил итә, аларның турыдан-туры сугышта катнашканнары һәм сугыш инвалидлары – 147 кеше. "Исәпкә баскан гражданнарның 75% артык өлешен һәлак булган (үлгән) сугышта катнашучыларның һәм сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары тәшкил итә", – дип тә өстәде министр урынбасары.

Ул, закон буенча, сугыш ветераннарының исәпкә басуының датасына бәйсез рәвештә торак белән тәэмин ителүен искәртте: исәпкә алуда чикләмәләр юк. Ай саен чиратта торучыларның исемлеге уртача алганда 265 кешегә арта (быелгы белешмәләр). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International