7 октябрьдә республикада табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” акциясе старт алды, бу чарага республикада яшәүче 20 меңнән артык кеше кушылды. Әлеге акция Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән 2010 елдан башлап үткәрелә. Агач утырту эшләре елына ике мәртәбә, язын һәм көзен уздырыла. Урманчыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә язын республикада яшәүчеләр белән 400 гектарда 3,5 миллион данә яшь үсентегә гомер бирелгән.
Инспекция хезмәткәрләре акциядә актив катнашты, чара ТР Лаеш районындагы Матюшино урманчылыгы территориясендә узды.