Томалаучы (завуалированная) ришвәт – бурычка яисә булмаган әҗәтне каплау өчен банктан бурычка алынган ссуда; бәясе киметелгән бәядән сатып алынган товарлар өчен түләү; товарларны арттырылган бәядән сатып алу; ришвәт бирүчегә, аның туганнарына яисә дусларына хезмәт хакы түләп, ялган хезмәт шартнамәләре төзү; ташламалы кредит алу; лекцияләр, мәкаләләр һәм китаплар өчен гонорарлар арттыру; лотореяга "очраклы рәвештә" оту; бурыч түләү; аренда түләвен киметү; кредит буенча процент ставкаларын арттыру һ.б.
Коррупциягә каршы сәясәт бурычлары (задачи) – коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә якын киләчәктәге өстенлекле эшчәнлек юнәлешләре. Мондыйлар булып түбәндәгеләр санала: коррупцияне кисәтү; коррупциячел хокук бозулар өчен гадел юридик җаваплылык тәэмин итү; коррупциячел хокук бозу нәтиҗәсендә салынган зыянны кайтару; коррупциячел факторларны һәм коррупциягә каршы көрәш чараларын мониторинглау; коррупциягә каршы иҗтимагый аң формалаштыру; коррупция фактлары һәм коррупциячел факторлар турындагы мәгълүматларга гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын, шулай ук мондый хәлләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында ирекле рәвештә яктыртылуын тәэмин итү; коммерциячел, корпоратив һәм башка төрле максатларга ирешү чарасы сыйфатында акчага сатылуны хупламый торган хуҗалык эшчәнлегендә катнашучыларга һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтү.
Хокукый актның яисә аның проектының коррупциячел характерда булу-булмавына карата эксперт бәяләмәсе (заключение) – хокукый актка яисә аның проектына коррупциячел булу-булмавына карата эксперт, экспертлар төркеме (комиссиясе) яисә экспертлык учреждениесе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен чагылдыра торган язмача документ.
Законнар һәм аларны алмаштыручылар. "Ришвәтләр нинди законнарның кабул ителергә тиешлеген генә түгел, ә нинди законнарны кабул итәргә кирәклеген дә билгеләячәк". "Ришвәт закон нормаларын ышанычлы һәм озак вакытка алмаштыручы буларак хезмәт итә алмый". Сьюзан Роуз-Аккерман, Йельск университеты профессоры. 2003 ел.
"Кара көнгә" калдырылган акча (заначка). "Социаль гарантияләр системасы булмаганда, чираттагы сайлаулардан соң үзләренең эштән куыласын белгән дәүләт түрәләре “кара көнгә” шыпыртын гына акча туплый ала". Сьюзан Роуз-Аккерман, Йельск университеты профессоры. 2003 ел.
"Занести" – коррупционерлар терминологиясе буенча – ришвәт түләү була. Скобликовның "Формаль булмаган терминнар сүзлеге"ннән. 2009 ел.
"Зарядить" – коррупционерлар жаргонында – кемгә дә булса коррупциячел, киләчәктә яисә ерак булмаган киләчәктә, бәлки, нинди дә булса хәлләр барлыкка килгән очракта күрсәтелергә тиешле хезмәт өчен түләү. Скобликовның "Формаль булмаган терминнар сүзлеге"ннән. 2009 ел.
"Бизнесны камап алу" (захват) – системалы рәвештә шәхси табыш алу максатында хуҗалык итүче дәүләтнеке булмаган субъектларга карата түрәләр тарафыннан контроль урнаштырылуда чагылыш табучы коррупция күренеше.
"Дәүләтне камап алу" (захват) – коррупциянең мөстәкыйль формасы, бизнесменнар тарафыннан хакимият карарларын шәхси мәнфәгатьләре яисә үзләре җитәкләгән хуҗалык итүче субъектларның мәнфәгатьләре өчен сатып алуда чагылыш таба. Моңа хакимият органнарында күләгәле лоббизм, президент указларын һәм хөкүмәт карарларын сатып алу, сәясәтчеләрнең һәм сәяси партияләрнең эшчәнлегенә коррупциячел контроль урнаштыру керә.
"Номенклатураны камап алу" (захват) – коррупция чагылышының иң куркыныч формаларыннан берсе, илкүләм дәүләттә яисә халыкара бергәлектәге иң югары ранг түрәләре үзләренең вазыйфаи урыннарыннан файдаланып, югары табышлы хуҗалык итүче субъектларны милек итеп яисә идарәгә ала.
Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану (злоупотребление) – коррупциячел җинаять, аның өчен РФ Җинаять кодексының 285 статьясы нигезендә җаваплылык каралган. Күрсәтелгән җинаятьнең асылы шунда ки, вазыйфаи зат хезмәт мәнфәгатьләренә каршы килеп, үзенең хезмәт вәкаләтләреннән файдалана, әгәр дә мондый гамәл мәкер белән яисә башка төрле кызыксынучанлык белән башкарылса һәм гражданнарның һәм оешмаларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре яисә җәмгыятьнең яки дәүләтнең закон белән сакланучы мәнфәгатьләре бозылуга китерсә.
"Алтын (золотые) якалар" – министрлыкларда, ведомстволарда, банк системасында административ-хуҗалык һәм административ-боеру, шулай ук зур коммерция һәм башка төрле оешмаларда административ-хуҗалык функцияләрен башкаручы, һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру белән бәйле булган икътисадый һәм хезмәти җинаятьләрне кылучы затлар (бюрократ элитасы).