Семинар Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каршында 2011-2020 елларга "Үтемле тирәлек" Россия Федерациясе дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча координацияләү советы әгъзасы, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры киңәшчесе Просвирякова Ирина Юльевна тарафыннан үткәрелде. Семинарда Инспекция башлыгы урынбасары Л.З. Фатыйхов, Инспекциядәге территориаль органнарның җитәкчеләре һәм башлыклары, дәүләт төзелеш күзәтчелеген тормышка ашыручы белгечләр һәм башкалар катнашты.
Семинарда социаль инфраструктура объектларының һәм хезмәтләрнең инвалидлар өчен үтемле булуын тәэмин итүгә карата төп таләпләр, шулай ук Татарстан Республикасының "Үтемле тирәлек" дәүләт программасын үтәү кысаларындагы эш тәҗрибәсе турында тәгаенләп сөйләнелде.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда Инспекция хезмәткәрләре "үтемле тирәлек" буенча таләпләр үтәлешенә аеруча җентекле игътибар бирә.