Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы Атказанган төзүчесе” мактаулы исеме бирү турында” Указы нигезендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә озак еллар дәвамында эшләгән Нургалиева Әлфия Зөфәр кызы “Татарстан Республикасы Атказанган төзүчесе” исеменә лаек булды. ТР ДТКИ башлыгы Василий Александрович Кудряшов медаль тапшырды һәм Әлфия Зөфәр кызын тәбрик итте.