Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев XIX Халыкара Көзге төзелеш форумын ачып җибәрде. Чара Казанда 12 сентбярьдән 15енә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә уза.
Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, быел күргәзмәдә 60тан артык компания катнаша. Татарстан Республикасының төзелеш комплексы – Россия Федерациясендә иң динамикалы рәвештә үсүче комплекс. Торак программаларын гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм спорт өчен билгеләнгән яңа объектларны төзү, сәнәгый төзелеш өлкәсендәге эре проектлар – боларның барысы да республикага берничә ел дәвамында бу өлкәдә лидерлык позицияләрен саклап калырга мөмкинлек бирә", – дип ассызыклады И. С. Гыймаев.