Россия Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе РФ Шәһәр төзелеше кодексына газ челтәрләрен төзүне һәм үзгәртеп коруны гадиләштерә торган төзәтмәләрне хуплады, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.
Әлеге хәбәрдә тәгаенләштерелгәнчә, закон проектында каралган эш басымы проектында каралганча 0,6 МПА булган газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен төзүгә һәм үзгәртеп коруга рөхсәт алу зарурлыгын төшереп калдырырга тәкъдим ителә.
“Бу хәл төзелешкә рөхсәт алмыйча һәм мондый төзелеш өчен җир кишәрлекләрен гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштереп төзергә мөмкин булган газ бүлү челтәрләрен дәүләт теркәвенә алуның гадиләштерелгән тәртибен куллану мөмкинлеген бирәчәк”, – диелә анда.
2017 ел башыннан бирле төзелешенә рөхсәт алу зарури булмаган биналар һәм корылмалар өчен, энергетика инфраструктурасының үтемлелеген арттыру буенча юл картасы нигезендә, дәүләт теркәвенә алуның гадиләштерелгән тәртибе каралды, дип аңлатма бирелә хәбәрдә.
Анда әйтелгәнчә, закон проекты РФ Хөкүмәте утырышында карап тикшереләчәк.