ТР ДТК Инспекциясенең төп офисында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс узды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрельдә ТР ДТК Инспекциясе җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев рәислегендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Конкурс комиссиясе составына инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, инспекция җитәкчесе урынбасары А.С. Ганиев,  Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (Конкурс комиссиясе секретаре) керделәр.

Кандидатларны бәяләү өчен шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру ягыннан тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе М.Д. Сөләйманов һәм бәйсез эксперт – Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова чакырылган иде.

Конкурс кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этапта ТР ДТК Инспекциясенең төп офисында алар комиссия сорауларына җавап бирделәр.

Конкурс комиссиясе тарафыннан ведомствоның Төньяк-Көнбатыш, Төньяк-Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш территориаль органнарына вакантлы вазыйфаларны биләүгә сигез кандидат каралды.

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International