ТР Икътисад министрлыгында ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин катнашында туры эфир узды

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

2024 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ведомствоның  Telegram-канал платформасында Татарстан Республикасында эшкуарларны тикшерүгә мораторийны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир булып узды.

Туры эфир вакытында чакырылган спикерлар «Мораторий эшкуарларга тормышны ничек җиңеләйтә?», «Дистанцион хезмәттәшлек механизмнары», «Дәүләт хезмәтләре аша профилактик визитка ничек язылырга?», «Баш тартырга ярамый торган тикшерүләрне үткәрү мәсьәләләре» темалары буенча фикер алышты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин катнашты. Ул региональ дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) гамәлгә ашырыла торган төрләре кысаларында контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү һәм судка кадәр шикаять итү ярдәмче системасына кергән мөрәҗәгатьләрне  карау практикасы мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International