ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
  23 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия федерациясе дәүләт советы Президиумы утырышында катнаша. Монда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре хэл ителәчәк.

22
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
  Русиянең торак-коммуналь ширкәтләренә теләктәшлек вакыфы Татарстанга 1 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Бу турыда Чаллыда үткән Татарстан республикасы хакимиятенең күчмә утырышында дәүләт корпорациясенең идарә рәисе Константин Цицин әйтте. Утырышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
  Мәскәү шәһәре башлыгы Сергей Собянин 18 ноябрьдә Марат Хөснуллинны Мәскәү Төзелеш департаменты җитәкчесе итеп билгеләгән  карар чыгарды.
     22 ноябрьдә Чаллыда Татарстан хакимиятенең  “2008-2010 елларда Татарстан республикасында “Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды” турындагы 185 нче федераль Канунның үтәлү нәтиҗәсе һәм 2011 елга бурычлар” дип исемләнгән киңәйтелгән утырыш уза.

20
ноябрь, 2010 ел
шимбә
 

Татарстан республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Валерий Леонов 18 ноябрьдән Амур өлкәсенең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International