2011 елда тузган торакны үзгәртеп коруга федераль казнадан 1 млрд. сум акча бүлен биреләчәк

2010 елның 22 ноябре, дүшәмбе
    Русиянең торак-коммуналь ширкәтләренә теләктәшлек вакыфы Татарстанга 1 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Бу турыда Чаллыда үткән Татарстан республикасы хакимиятенең күчмә утырышында дәүләт корпорациясенең идарә рәисе Константин Цицин әйтте. Утырышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Русиядә торак йортларны төзекләндерү турындагы канун 3 ел элек гамәлгә керде. Шул вакыттан алып Татарстанда 2 миллион 500 мең кв. метр торак төзәтелгән, моңа 22 миллиард сум акча тотылган. Алдагы елларда республикада 8 мең йортны төзәтү бурычы тора.

Утырышны алып баручы Миңнеханов Русия президенты Дмитрий Медведевның Татарстанга соңгы сәфәре вакытында торак-коммуналь хезмәтләренә югары бәя бирүен искә алды.

Тузган торакны төзекләндерү юнәлешендә федераль ярдәмнең зур булуын, алга таба да Мәскәү ярдәменә өмет баглавын әйтте. Соңгы 3 елда торак яңартуга 22 млрд. сум акча тотылса, Миңнеханов әйтүенчә, шуның 23%ы - җирле казна акчалары булган.
Чаллыдагы утырышта Русиянең торак-коммуналь ширкәтләренә теләктәшлек вакыфы, дәүләт корпорациясенең идарә рәисе Константин Цицин катнашты. Ул торакны төзәтү нисбәтеннән Татарстан – Русиядә иң яхшы төбәк, дип билгеләп китте.
Татарстанның торак-коммуналь һәм төзелеш министры Марат Хөснуллинның Мәскәүгә эшкә китүе әйтелсә дә, 22 ноябрьдә ул әле Чаллыда иде.

“Татарстанда төзекләндерү үткәрелгән йортлардагы фатирлар бәясе 15-25%ка артты. Тулысынча төзәтү эшләрен башкарыр өчен 50 млрд. сум кирәк булачак. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дөнья илләрендә 95-96% булса, Татарстанда мондый җыем 98% дәрәҗәсендә”, ди Хөснуллин.

“Кайберәүләр торак яңарту програмында шома гына акча эшләргә тели. Бу хакта хәбәрләр ишетелгәләп тора. Моңа юл куелмаячак”, диде президент Миңнеханов утырыш азагында.

Күчмә утырышта катнашучылар “Азатлык” мәйданына куелган машиналар күргәзмәсе белән дә танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International