Валерий Леонов Амур өлкәсенең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде

2010 елның 20 ноябре, шимбә

Татарстан республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Валерий Леонов 18 ноябрьдән Амур өлкәсенең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.

Валерий Леоновка 35 яшь, Казан шәһәрендә туып үскән, армия сафларында хезмәт иткән. Соңрак ул шәхси оешмада тәртип саклаучы булып булып эшли. 2002 елда Самара дәүләт архитектур-төзелеш академиясен тәмамлый. 2003 елдан башлап Татарстан республикасының Төзелеш министырлыгында төрле вазыйфаларда эшли. Татарстан республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын 2010 елның апреленнән алып башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International