ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 апрельдән алып 31 майга кадәр төзелеш мәйданнарында «Чиста төзелеш» гамәлләре уздырдылар. 2016 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлыгы 75 хокук бозу ачкан. Административ җаваплылыкка 49 юридик һәм вазыйфаи зат тартылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, май азагына республикада 911,6 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 103,2 % тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча 27 майга гомуми мәйданы 103,4 мең  кв. м булган 1 мең 843 фатирлы 60 торак йорт гамәлгә кертелгән.

Аренда торагы төзелеше дәвам итә. 2016 елда бу программа кысаларында  гомуми мәйданы 14,4 мең кв. метр булган 22 торак йорт төзеп бетерү планлаштырыла.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 187 ветеран өчен 44 йорт төзү дәвам итә.  

Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 311 торак урынын республика милкенә күчерү турында торглар игълан иткән.  

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында бүгенгә 41 сертификат рәсмиләштерелгән.

Республикада күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 70 йортның 36сы әзер диярлек; уртача әзерлектә – 25 йорт; 9 йортның әзерлеге түбән дәрәҗәдә.

Аз катлы йортлар, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше буенча республикада 9 мең йорттан 3 мең 898  объект эксплуатациягә тапшырылган.

2016 елда планлаштырылган участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен корылучы 18 административ-торак комплексының 17сендә төзелеш-монтаж  эшләре башланган.

27 майга «Авыл клублары» программасы буенча эшләр 44 объектта алып барыла.

Республикада участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен ремонтлау дәвам итә.

27 майга республиканың 40 районында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү өчен 55 фундамент корылган. 33 районда 44 объектка инженер челтәрләре китерелгән, 28 районда 38 модуль мәйданчыкларына китереп куелган, 16 районда 22 модуль монтажланган.  2016 елның 26 маена Апас муниципаль районының Свияжский поселогында фельдшер-акушерлык пункты тантаналы рәвештә ачылган.

188 универсаль спорт мәйданчыгыннан 24 мәйданчык тулысынча эшләп бетерелгән, 164ендә эшләр дәвам итә.

Киңәшмә азагында «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасы буенча эшләрне барышы турында сөйләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
 


21
май, 2016 ел
шимбә

Бу минутларда Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены бара. Аны ачу тантанасын уздыру өчен Болгар ислам академиясе төзелә торган урыннан берничә метр ераклыкта гына сәхнә урнаштырылган. Ул зәңгәрсу, яшкелт, сары һәм ак төсләрдәге татар милли бизәкләре белән бизәлгән иде. Тамашачылар өчен махсус эскәмияләр урнаштырылган. "Изге Болгар җыены" на килүчеләр өчен Болгар тарихын чагылдырган фильм төшерелгән. Ул сәхнәнең ике ягыннан экраннар аша күрсәтелде.

Чара Коръән уку белән башланып китте. Берничә минуттан соң, сәхнәгә бәйрәмнең рәсми кунаклары күтәрелде. Алар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Метрополит Феофан һ.б. рәсми затлар бар иде. Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның беренчесе Ислам динен рәсми кабул иткән көн булса, икенчесе исә Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу. "Безнең бурыч - динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда монда күп нәрсә эшләнелде", - диде республика җитәкчесе һәм әлеге изге урынны торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Зур рәхмәтләрен ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына юллады, тантана алдыннан Болгарда төзелә торган кунакханәне карауларын хәбәр итте. "Бу мөселманнар гына түгел, безнең бөтен кунакларыбыз да килә торган урын булачак. Иң мөһиме - безнең, илебезнең динлелеген саклап калу. Моның өчен без лаеклы белем бирү йорты булдырырга тиеш. Кызганыч, йөз ел эчендә без бик күп нәрсә югалттык. Безнең тарихыбызда бөтен дөньяга танылган татар мөселман галимнәре күп булган. Кызганыч, ул вакытлар инде узган", - диде һәм бүген нигез салыначак академиянең эш максаты лаеклы дин әһелләре әзерләү икәнен ассызыклады.

"Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.

Игорь Баринов бу урынны гаҗәеп тарихи урын дип атады. "Мондый проектлар Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим. Аларның мөһимлеге - илкүләм мәсьәләләрне хәл итүдә, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны урнаштыруда, дини каршылыклар китереп чыгармауда, безнең халыкның бердәмлеген ныгытуда һәм илнең халыкара дәрәҗәсен күрсәтүдә", - дип ассызыклады һәм дини белем бирү проектларының нәкъ менә хәзер кирәклеген билгеләп үтте. Алга таба тантанада катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. "Елдан-ел безнең очрашуыбызның эчтәлеге байый, үзара аңлашу һаман киңәя. Тагын да уңайлы шартлар тудырабыз, бу юнәлештә эшләр бара. Әле шушы көннәрдә генә Иделгә чыга торган юлда тирәнәйтүләр ясадык. Хәзер зур теплоходлар, кайсы яктан гына килсәләр дә, Болгарның изге җирләрен күрә алачак", - дип хәбәр итте. Академиягә килгәндә, Дәүләт Киңәшчесе аның бөтен шартлар тудырылган комплекс булачагын билгеләп үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанага килүчеләргә Аллаһ сүзләрен җиткереп, гыйлем эстәүнең һәр мөселман өчен фарыз гамәл булуын ассызыклады. "Бу академиябез гыйлем үзәге булачак, гыйлемебезне бөтен дөньяга таратачак. Болгар ислам академиясен булдыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын", - дигән теләкләрен ирештерде мөфти.

Тәлгать Таҗетдин чыгышында: "Бүген без Аллаһның "Укы" дигән аятен тормышка ашырабыз. Ата-бабаларыбыз борынгыдан мәчет янында мәдрәсә салган. Бүген дә бу гадәтебез бар, Аллага шөкер", - дип шөкер кылды.

"Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәбарәк әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә. э

Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде. "Изге Болгар җыены" өйлә намазы белән тәмамланачак.  


"Татар-Информ" МА

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты. 

Аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кушылды. 

Объект төзелеше 2015 нче елның язында Идел елгасы ярында Болгар шәһәрлегенең тарихи өлешеннән читтәрәк башланды. План буенча барлыгы 151 номер булачак. Кунакханә берьюлы 300 гә кадәр кунак кабул итә ала. Шулай ук тренажер залы белән СПА-салон, бассейн, теннис корты, парк зонасы, баскетбол һәм балалар уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы трассалары, 220 урынлык җир асты парковкасы каралган.

Бу проектның үзенчәлеге тарихи мунча торгызылуында (14 нче гасырның Ак палата аналогы). Хәзерге вакытта проектның гомуми әзерлеге 35 процент тәшкил итә, төзелеш эшләре бара. Җәй башында эшчеләр эчке инженер челтәрләрен монтажлауга керешергә ниятли. Объектны 2017 нче елның июлендә файдалануга тапшыру фаразлана.

Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, биналарның эчке бизәлеше проектын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты проект оешмасы җитәкчелеге белән фасадны ямьләндерүнең төрле вариантлары турында фикер алышты.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Ак мәчеткә юл алды, анда мөселман дин әһелләре белән очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
 


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Төзелеш объектларында техник иминлекне үтәү һәм хезмәтне саклау, төзелеш тармагында кадрлар квалификациясен арттыру, шулай ук төзелеш сыйфатын күтәрү – бу мәсьәләләргә «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма игътибарын беренче чиратта юнәлдерергә кирәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасының VII еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында хәбәр итте.   

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы президенты Рим Халитов, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.   

Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексын үстерү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Кремльдә узды.

Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, төзелеш компанияләре һәм банк структуралары җитәкчелеге вәкилләре – төзелеш комплексын үстерү, инвестицион проектларын гамәлгә ашыру, төзелеш өлкәсендә яңа технологияләр куллану, төзелеш өлкәсендәге законнарны камилләштерү, дәүләт-хосусый партнёрлык механизмнарын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Кереш сүзендә Владимир Путин белдергәнчә, «төзелеш тармагы – ил  социаль-икътисадый үсешенең мөһим, стратегик юнәлеше. Бу – базарның иң динамик, перспектив сегменты, аңа илдәге ҖРПның 6 проценты туры килә».

Ул искәрткәнчә, 10 ел элек илдә Шәһәр төзелеше кодексы кабул ителгән иде, ул төзелеш өлкәсендә норматив базаны тәртипкә салды.

Әмма, дип ассызыклады Владимир Путин, кешеләрнең торак шартларын яхшыртуга булган ихтыяҗы һаман югары булып кала әле, һәм моны  ышанычлы базар механизмнарын, шул исәптән ипотека кредитлавын кулланып кына канәгатьләндереп булачак. Соңгы биш елда бу инструмент торакны гамәлгә кертү күләмнәрен – 60 процентка үстерүне, ә эконом-класс буенча 90 процентка үстерүне тәэмин итте.

Утырыш барышында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры Михаил Мень, Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский,  Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв, «Бөтенроссия дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы» ассоциациясе президенты  Андрей Молчанов һәм башкалар чыгыш ясады.  

Төгәлрәк Россия Президентының рәсми порталында - http://www.kremlin.ru/events/president/news/51926


ТР Президенты Матбугат хезмәте.
 


14
май, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 13 маена 821,1 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 101,3 % тәшкил итә.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 395  тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 4 млн. 526 мең сумга 111  карар чыгарылган.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

85 фатирлы № 6  тышкы инженерлык челтәре булган торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче – Татарстан Республикасы каршындагы Дәүләт торак фонды, объектның гомуми мәйданы –10793,1 квадрат метр, фатирлар мәйданы – 5147,9 квадрат метр.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28 нче апрель 2016 ел, №797-р бүлү кабул ителгән 2016 елда федераль бюджеттан субсидияләр Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары чараларын гамәлгә ашыруга төбәк максатчан торак төзүне үстерү программаларын "Стимуллаштыру программасы кысаларында,торак төзелеше субъектлары үсеше программаларын Россия Федерациясенең" Торак " максатлы федераль программасының, 2015-2020 елларга. Татарстан Республикасы субсидия күләме 460,3 млн. сум. тәшкил иткән. Субсидия объектларны  төзүгә, социаль инфраструктура һәм автомобиль юллары, яңа микрорайоннарында массакүләм төзү өчен бирелгән.


30
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 29 апреленә 771,1 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу узган елның шул ук чорына карата 101,6 % тәшкил итә. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортныда узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

29 арпельгә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 95,3 мең кв. метрлык 54 йотр сафка кертелгән, анда 1 мең 683 фатир була. Программа буенча төзелүче объектларның әзерлеге югары дәрәҗәдәгеләре - 90 объект, уртача әзерлектә - 23 объект, әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 5 объект. 

Арендалы торак төзү программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 50,1 мең кв. метрлык 32 торак йорт төзү планлаштырыла. Алардан бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләре 12 объектта тәмамланган (Лаеш районында - 9, Иннополиста - 3), бер объектта территорияне төзекләндерү эшләре бара (Теләче районы), 19 объектта эчке төзекләндерү эшләре бара (Әлки районы - 8, Иннополис - 9, Алабуга районы - 1, Мамадыш  районы - 1). 

Биш һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында 30 арпель көненә сертификатлар 39 күп балалы гаиләгә теркәлгән. 

Күп фатирлы инвестиция торакларын төзү программасы буенча план - 99 йорт. Аларның 35 сафка кертелгән. Калган 64 күп фатирлы йорттан әзерлеге югары дәрәҗәдәгеләре - 21 йорт, уртача дәрәҗәдә - 28 йорт, түбән дәрәҗәдә - 15 йорт. 

Полиция участок вәкилләренә торак төзү программасы буенча 2016 елда 18 административ-торак комплексын төзү планлаштырыла, шуларның унҗидесендә төзү-монтаж эшләре башланган. 

Ирек Фәйзуллин "Авыл клублары" программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2016 елның 29 апреленә 45 объектта эшләр бара. 3 объектта нигез салу эшләре бара (Баулы, Алабуга, Зеленодольск районнары), корылма эшләре 15 объектта бара (Азнакай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары, Чаллы , Казан шәһәрләре), түбәне кору эшләре 17 объектта бара (Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Буа, Биек Тау, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тукай районнарында), эчке төзекләндерү эшләре 11 объектта (Аксубай, Актаныш, Әлки, Апас, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Тәтеш, Чистай районнары, Казан шәһәре). 

Ирек Фәйзуллин әлеге объектларда эшләрне план буенча алып барырга өндәде. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук ветеринар пуктларны төзү, ветеринар берлекләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү турында хәбәр итте. 

29 апрель көнне участок ветеринар пунктларны төзү кысаларында 28 районда 32 нигез монтажланган, 22 районда 26 объект өчен инженер челтәрләре әзерләнгән, 17 районда төзелеш мәйданчыкларына 19 модуль китерелгән, 7 районда 8 модуль җыелган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренең төзелүче предприятиеләрендә булды. Аны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты  KASTAMONU заводының икенче чиратының һәм «Драйлок» Бельгия компаниясенең яңа заводының төзелеше белән танышты.

«Алабуга»да  KASTAMONU заводында МДФ-панельләр җитештерүне киңәйтү турында 2014 ел азагында компания җитәкчелеге карар кабул иткән иде. Төзелеш 2015 елның язында башланды, 2016 елның мартында яңа линиядә эшләтеп җибәрү эшләре башланды. Төзелешкә инвестицияләр күләме 250 млн. доллар тәшкил итә, җитештерү күләме елына 485 мең куб метр МДФ-панель булачак. 

«Драйлок» Бельгия компаниясе «Алабуга»да хатын-кызлар, балалар һәм йөри алмаучы кешеләр өчен санитар-гигиеник сеңдергеч эшләнмәләр җитештерү заводы төзи.  

2013 елның III кварталыннан алып 2014 елның III кварталына кадәр җир кишәрлеге әзерләнгән, фундамент эшләре тәмамланган, әмма компания җитәкчелеге белдергәнчә, финанслау катлаулылыгы аркасында объект төзелеше туктатып торылган. 

2015 июлендә «Драйлок Технолоджиз», Россия базарындагы потенциалны һәм перспективаларны бәяләп, завод төзелешен торгызу турында карар кабул итте, һәм туктап торучы төзелеш яңадан җанланып китте. Август аенда Рөстәм Миңнеханов катнашында завод төзелешен яңартып җибәрү тантанасы узды, бүген исә Татарстан Республикасы Президентына төзелгән цехны күрсәттеләр, анда җайланмалар монтажлана башлаячак. Инвестицияләр күләме – 1,16 млрд. сум, җитештерүне 2016 елның июлендә башларга җыеналар.


"Алабуга" МИЗ Матбугат хезмәте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International