Татарстан Республикасында 821,1 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән

2016 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 13 маена 821,1 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 101,3 % тәшкил итә.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 395  тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 4 млн. 526 мең сумга 111  карар чыгарылган.

Шулай ук республикада санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бергәләшеп 1 апрельдән 31 майга кадәр төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздыра. Министр сүзләренчә, 54 кагыйдә бозу ачылган, алар буенча административ  беркетмәләр төзелгән. 36 юридик һәм вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы – 1 млн. 380 мең сум.

Ирек Фәйзуллин шулай ук социаль ипотека программасы турында да сөйләде. Гомуми мәйданы 101,8 мең кв. метр булган 1 мең  803 фатирлы 55 йорт файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 15 муниципаль берәмлектә 52 ветеран яңа тораклы булган.

Күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча бүгенгә 72 объектның яртысыннан артыграгы тәмамлану алдында. 

Министр белдергәнчә, 2016 елда Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Пландагы 18 административ-торак комплексының 17сендә эшләр алып барыла.  

«Авыл клублары» программасы буенча барлык 45 объектта да эшләр оештырылган, бер атна элек Кумара районында 100 урынлык мәдәният йорты ачылган.

Ирек Фәйзуллин модульле фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзүгә аерым тукталды. Бүгенгә 48 объектка нигез салынган, 35сенә инженер челтәрләре китерелгән. Шул ук вакытта ФАПларга капиталь ремонт та дәвам итә. Бүгенгә 99 объектта торгызу эшләре тәмамланган. 

Универсаль спорт мәйданчыклары программасы буенча 13 майга 23 муниципаль берәмлектәге 67 объектта фундамент корылган. Коймалар урнаштырыла, яктырту баганалары һәм кече архитектур формалар куела. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International