ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 24 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 21,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 106%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча 103,4 мең кв. метр мәйданда 1 мең 843 фатирлы 60 йорт гамәлгә кертелгән, диде Ирек Фәйзуллин.

Төзелүче объектлардан эше тәмамалнып килүче 89 объект, 32 объект уртача әзерлектә, 12 объектта эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 515 тикшерү уздырылган.  Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 7,8  млн. сумлык 202 карар чыгарылган.

Аренда торагы төзү буенча түбәндәге мәгълүматлар: 14 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Лаеш районы - 9, Теләче районы - 1,  Иннополис шәһәре - 4), 8 объектта газ системасын тапшыру-җайга салу эшләре дәвам итә (Әлки районы – 8).

Барлыгы 2016 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 14,4 мең кв. метр булган 22 торак йорт төзү каралган.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 187  ветеран өчен 44 йорт төзелә. 19 объектта эшләр тәмамланып килә, 19 объект уртача әзерлектә, 6 объектта эшләр күп әле.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 25 июньгә Татарстан Республикасы ДТФна милекчелек хокукын теркәү өчен Росреестрга 52 торак урыны буенча документлар  тапшырылган.

2016 елда 10 мунициципаль районда 16 гаиләгә торак беркетелгән. Болар:  Алексеевск районы – 3, Әлмәт районы – 2, Арча районы - 1, Кукмара районы – 1, Лениногорск районы – 1, Менделеевск районы – 2, Минзәлә районы - 1, Питрәч районы – 1, Чистай районы – 3 һәм Казан шәһәре – 1.

2015-2020 елларга «Торак» максатчан федераль программасы буенча   Татарстанда мәҗбүри күченүчеләр, «чернобыльчылар», хәрби хезмәттән киткән гражданнар һәм башка категорияләрне торак белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Республикасында күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 34 йорт тапшырылган, 65 йорт калган. Шулардан 38 йорт төзелеп бетеп килә (70%тан артык), уртача әзерлектә – 24 йорт (30дан 70%ка кадәр), 3 йортта эшләр күп әле (0%тан 30%ка кадәр).

Аз катлы йортлар төзелеше өлешендә, индивидуаль торак төзелешен дә кертеп, республика буенча 9 мең йорттан 4 мең 585 объект эксплуатациягә тапшырылган.

Татарстанда 2016 елда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен 8 мунициципаль районда корылучы 18 административ-торак комплексы төзеләчәк.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнар инвестицияләрен кулланып күп фатирлы йортлар төзү турында да сөйләде.

«2016 ел авыл клублары» программасы буенча 2016 елның 24 июненә эшләр 39 объектта алып барыла.  

Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары корыла. 2016 елның  24 июненә 188 объектның 41 муниципаль берәмлектәге 168 мәйданчыгында эшләр тәмамланган. 13 муниципаль берәмлектә 20 объектта эшләр дәвам итә.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


11
июнь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында  республика шәһәрләре һәм мунициципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык төгәлләнде.

Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бергәләшеп 1 апрельдән 31 майга кадәр төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә «Чиста төзелеш» чарасы уздырган. Министр сүзләренчә, 75 мәртәбә кагыйдә бозу ачылган, алар буенча административ  беркетмәләр төзелгән. 61 юридик һәм вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. Штрафларның гомуми суммасы – 2,2 млн.   сум. Ачылган 38 кагыйдә бозу бетерелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 10 июньгә 990,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 109% тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 109,8 мең кв. метр булган 1 мең 952 фатирлы 63 йорт гамәлгә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук искәрткәнчә, 2016 елда аренда торагы төзү программасы кысаларында 14,4 мең  кв. метрлы 22 торак йорт төзү планлаштырыла.

Республикада 187 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 44 йорт төзү дәвам итә.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2016 елның 10 июненә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 1 мең 265 ятим балага реестр эшләнгән. Торак алучылар исемлегенә быел 311 кеше кертелгән.

2015 елда республикада күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 41 сертификат рәсмиләштерелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада күп фатирлы инвестицион торак программасы турында сөйләде. Республика буенча 31 йорт гамәлгә кертелгән инде, уртача әзерлектә – 23 йорт, әзерлек дәрәҗәсе түбәне – 9 йорт.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры  участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасына, «Авыл клублары» программасын гамәлгә ашыруга тукталды. 43 авыл клубы төзелә. Апас муниципаль районының Урта Балтай авылында 3 июнь көнне 50 урынлы клуб ачу тантанасы узган.

Моннан тыш, республикада 37 муниципаль берәмлектә 130 универсаль спорт мәйданчыгы корылган. 21 муниципаль берәмлектәге 58 мәйданчыкта эшләр  дәвам итә. 

Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында Спас, Лениногорск, Кама Тамагы, Питрәч, Алабуга муниципаль районнары вәкилләре белән элемтәгә керде, бу районнарда, оператив мәгълүматларга караганда, гражданнарны тузган торактан күчерү кысаларында торак төзелеше әкрен бара. Районнар вәкилләре эшләрнең барышы турында сөйләделәр һәм төзелеш әкренәю сәбәпләрен аңлаттылар. 

Татарстан Президенты киңәшмә барышында шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә  Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь  Шувалов эш сәфәре кылган, сөйләшүләр вакытында быелның көзендә кече габаритлы торак буенча форум әзерләү һәм уздыру буенча уртак фикергә килгәннәр. Уңайлы аз габаритлы торак төзү буенча бөтендөнья тәҗрибәсен җыю һәм өйрәнү планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте


10
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстанның төрле өлкәләрдә проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар, шул исәптән төзелеш өлкәсендә дә. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов торак төзү өчен федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү Федераль фонды генераль директоры Денис Филиппов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре төзелеш компанияләре җитәкчеләре катнашты. 

"Россия Президенты Владимир Путин елына бер кешегә 1 кв.м чамасы торак төзергә кирәклеге турында әйтте. Безнең илдә 146 млн кеше яши", - диде Игорь Шувалов. Йорт салучылар фикеренчә, берничә ел элек җир булмау төп проблема булган", - диде ул. Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фондын оештыру бу мәсьәләне чишәргә булышырга тиеш иде. Бүген мондый аерым структурага ихтыяҗ бетте, тиздән фонд эшчәнлеген туктатачак, диде ул.

"2008-2015 елларда Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды ярдәме белән 38 мең 150 га җир әйләнешкә кертелгән, - дип билгеләп үтте Денис Филиппов. Аның 22 мең 275 га фонд өчен сатуга җәлеп ителсә, тагын 15 мең 700 га күп балалы гаиләләргә җир бирү өчен РФ субъектларына тапшырдылар.

Җир участокларын җәлеп итү процессында кыенлыклар туды. Шулай итеп, төбәкләргә бирелгән җир участокларының бары тик биштән бер өлеше генә кулланылган. 2500 га - 180 участок торак төзү өчен яраксыз булу сәбәпле, федераль идарәгә кайтарылачак.

Җир хуҗалары - оешмаларның һәм учреждениеләрнең каршы килүе дә кыенлыклар тудыра. Мондый участокларның бер өлеше бөтенләй файдаланылмый, яки чүп-чар белән тулган. Бик аз өлешендә генә җиргә хокуклылар инвестицион программалар буенча торак төзи. Кагыйдә буларак, хокук бозып төзелеш алып баралар. Үз хезмәткәрләре өчен дип төзелгән йорттагы фатирларның күбесе ирекле базарга куела. Болай булырга тиеш түгел, диде Денис Филиппов.

Татарстан бу өлкәдә аерылып тора. "Татарстанда җир участоклары нәтиҗәле кулланыла. Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды аша 8 проект чынга ашырылган. 300 гектардан артык җирдә төзелеш эшләре бара. Татарстан алымнары РФ нең субъектларындагыдан сизелерлек аерылып тора. Алар нәтиҗәле", - дип билгеләп үтте Торак төзүне үстерүгә ярдәм итү федераль фонды башлыгы.


"Татар-Информ" МА

Бүген Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү дәүләт программасы кысаларында Казанда төзелә торган М.Гафури урамындагы эконом-класстагы яңа күп фатирлы йортларны карадылар. 

Дүрт тугыз катлы бинаны төзү 2015 елның август аенда башланды, 2016 елның июнь аенда саыка кертелергә тиеш. Һәр объект 88 фатирлы (56 - студия, 24 - бер бүлмәле, 8 - ике бүлмәле). Бүгенге көнгә төп төзелеш-мотаж эшләре тәмамланып килә: эчке төзекләндерү, эчке инженер челтәрләрен монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланган. Көн саен төзелеш мәйданчыгында 17-55 кеше эшли. 

Техник-икътисадый күрсәткечләр белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов бер йортның фатирларын карадылар. 

Игорь Шувалов билгеләгәнчә, фатирларның планировкасына аеруча игътибар итәргә кирәк. "Хәзер квадрат метрлар булуы түгел, ә аларны ничек файдалану мөһим. 60 кв. метрдан да уңайлы заманча фатир ясап була. Бүгенге төзелеш технологияләре кечкенә габаритлы торакларда уңайлылык мәсьәләләрен хәл итүне мөмкин итәләр", - диде Игорь Шувалов. 

Шулай ук ул әлеге эшкә профильле белгечләрне җәлеп итәргә өндәде. "Татарстанда профессионаллар күп, биредә төзелеш секторы алга киткән", - дип билгеләде РФ беренче вице-премьеры.

Игорь Шувалов кечкенә габаритлы торак гражданнарга кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, әлеге практика җир бәясе кыбат булган шәһәрләрдә актуаль булачак. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында өстәп әйткәнчә, республикада типлаштырылган торакның берничә варианты эшләнеләчәк. Әлеге эшкә ТР Президенты "Татинвестгражданпроект" ДУП ен кушарга йөкләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте

"Электрон формада проект документларының дәүләт экспертизасы һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре" Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә, Татарстан - Россия төбәкләре белән төзелеш тармагында электрон хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автоном учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов, аның урынбасары Вадим Андропов, РФ Төзелеш министрлыгының Рөхсәт бирү эшчәнлеге һәм контроль департаменты директоры урынбасары Владимир Цой, Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләре, төзелеш, проектлау һәм тикшерү өлкәсендә үз-үзен көйләүче оешмалар, Татарстанның министрлыклары һәм ведомсвтолары, эре проект һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнаштылар. 

Очрашуга, 1330 нчы номерлы хөкүмәт карары сәбәп булды, аның нигезендә 2016 елның 1 сентябреннән бөтен проект документлары һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре Баш дәүләт экспертизага бары тик электрон форматта күрсәтелергә тиеш булачак, ә 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясене субьектларының дәүләт экспертизасы оешмалары, электрон экспертизага күчәргә тиеш булачак.

"Татарстанда бүген документлар әйләнешенең күп өлеше электрон рәвештә алып барыла. Көн саен 20 меңнән артык транзакция" - дип белдерде Илдар Халиков. Бу мобиль, уңайлы, коррупцион күренешләргә юл куймый. Документ болай гына киштәдә ята алмый, мөрәҗәгать итүче үз эше буенча карар кабул ителүнең ни дәрәҗәдә икәнен күрә ала. ТР Премьер-министры билгеләп узганча, документлар хәрәкәте тизлеге 10 тапкырдан да арткан. "Мин көненә 4-5 документка транзакция үткәрәм. Элек кәгазь вариантта миңа 10-12 көн кирәк булыр иде", - диде ул. 

2013 елда ТРның ДАУ "УГЭЦ", мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинеты белән, интернет порталны гамәлгә кертте. Хәзерге вакытта, ТРның ДАУ "УГЭЦ" интернет порталы белән: ЕСИА интернет порталы, "АС Госэкспертиза" һәм ТРның ГИС "Стройкомплекс" белән, интеграцияләштерү системасын камилләштерү буенча эшләр алып барыла.

"Татарстан электрон документ әйләнешен кертү һәм үстерү буенча зур тәҗрибәгә ия. Без тәҗрибә уртаклашырга әзер", - диде И.Халиков. Республика Премьер-министры игътибарны документлар әйләнеше системасының гадилегенә юнәлтте. Системаның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә вакыт һәм акча кызганмаска кирәклеген белдерде. Татарстан монда да мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә әзер.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда ТР Арбитраж суды бинасы ачылды. Яңа хөкем йорты ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Идел буе федераль округы буенча Арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар катнашты.

Чарага мәртәбәле кунак буларак килгән РФ Югары Суды Рәисе Вячеслав Лебедев бүген бик мөһим вакыйга булуын, биредә суд бинасы гына түгел, ә Хөкем сарае ачылуын билгеләп узды. Бинаның мондый дәрәҗәдәге оешмаларга карата барлык таләпләрне искә алып төзелүен искәртте. Бинада 35 суд утырышы залы, 85 кабинет һәм видеоконференцияләр үткәрү өчен 4 зал каралган. "Бина Татарстанга бик кирәк иде, элек ул 3 бинада иде. Судның әһәмиятенә килгәндә, ул тикшерелә торган эшләр саны буенча, Россиядә иң зур судларның берсе булып тора. Эшләр профессиональ дәрәҗәдә, билгеләнгән вакыт кысаларында карала, бу, судта югары профессиональлеккә ия юристлар, судьялар эшләве турында сөйли", - дип ассызыклады Вячеслав Лебедев. Ул судларга күрсәтелгән игътибар өчен Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде. "Бу суд хакимиятенә формаль мөнәсәбәт кенә түгел, республика һәм Россия үсеше өчен судларның әһәмиятен тирәннән аңлау", - диде РФ Югары Суды Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов федераль программа буенча төзелгән бу бина өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Бу - заманча бинаны ничек итеп төзергә кирәклеген күрсәтүче үрнәк бина. Без бик шат, республика - Россиянең икътисади яктан үсеш алган төбәге, ә суд эшен системалы төстә оештыруда билгеле бер авырлыклар бар иде, чөнки эш өч бинага бүлеп алып барылды", - диде Президент. Ул күптән түгел Илбашы Владимир Путинның да Казанга килеп, бу бинаны карап, аңа югары бәя биргәнен билгеләп үтте. Чыгышлардан соң, рәсми затлар гадел хөкем символы булган Фемида сынын ачтылар.  


"Татар-Информ" МА


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Ирек Фәйзуллин "Стройинжиниринг" компания вәкилләре катнашында очрашу-тәкъдир үхткэрде. Киңәшмә дәүләт заказчыларның, республика проектчыларның һәм төзүчеләрнең җитәкчеләрен җыйды. Мәгълүмати аналитик системасы төзелеш комплексы "ПУСК"  проекты белән идарә итү темасы буенча фикер алышу булды. "Бүгенге көндә төзелеш комплексының модернизацияләү актуаль. Кертү һәм мәгълүмати технологияләр төзү куллануының кирәклеген безнең вакыт таләпләре белән аңлатвп була. Идарә итү системасы комплексными проектлары кирэк: биналарны, корылмаларны, инженер коммуникацияләрне проектлаудан башлап һәм икътисадның күп тармаклары буенча хезмәттәшлек чаралары үтәүне, контрольдә тоту проектын һәм финанс агымнарын, ул булачак белән бәйләнгән функөиональ системалар комплексы белән бетереп.Бу мөмкинлек бердән информация принцибын чынга ашыру, төзү процессларын методик дөрес мәгълүмәт белән тәэмин итү, бөтен документларны электрон рәвештә җыю һәм даими оператив контрольдә саклау", - дип билгеләп үтте министр.

Ирек Фәйзуллин эшчеләр төркемен булдырыга кушты(министрлык вәкилләре, проектчылар, дәүләт заказ бирүчеләр, төзүчеләр һәм башка ведомстволар) һәм "Стройинжиниринг" вәкилләре белән берлектә барлык мәсьәләләрне карарга.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген «Махаон үзәне» торак комплексын төзү проекты архитектурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Проект тәкъдим итүче компаниянең корылыш тәҗрибәсе бар. Республика территориясендә хәзер аның өч эре проекты гамәлгә ашырыла, берсе –Мәскәү астында.

«Махаон үзәне» – Лаеш районы (Кече Кабан авылы) территориясендә башкарыла торган заманча масштаблы проект. Җир кишәрлегенең гомуми мәйданы – 180 га, участок «Ак Барс капитал» идарәче компаниясе милкендә.

Әлеге проектта төзелешне планлаштыруга карата яңа алым кулланыла, диделәр компания вәкилләре, алар проектлауның Европа тәҗрибәсен кертергә җыеналар. Проектка архитектура һәм урбанистика экспертлары җәлеп ителә, ябык конкурста 23 архитектур бюро катнашкан. Казанга үз портфолиосын шәхсән тәкъдир итү өчен унбер иң көчле команда килгән. Levs Architecten (Нидерланд) бюросы корылышның кызыклы концепциясен тәкъдир итте.

Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татинвестгражданпроект» ДУП, ТР ДИТУ, ТР ДТФ, «Ак Барс Капитал» ИК вәкилләре һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн. 926 мең сумга 150 карар чыгарылган.   

«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 349 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республикада 2016 ел программасына кертелгән 830 күп фатирлы йортлардан 763 объектта капиталь ремонт башланган. Ул искәрткәнчә, барлыгы 4,7 млн. кв. метр мәйдан ремонтланачак. 194,5 мең гражданга торак шартларын яхшырту карала.

Мәгариф учреждениеләренә капремонт барлык объектларда да башланган. Бу шул исәптән 95 гомуми белем учреждениесе (80 муниципаль мәктәп һәм 15 махсус (коррекцион) мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы).

Бер объектта (Тәтеш районындагы гомуми белем мәктәбендә) эшләр тәмамланган, коррекцион мәктәпләр буенча эш ике объектта (Зәй, Түбән Кама районнары) төгәлләнгән.

Мәктәпкәчә оешмалар буенча 8 объектта эшләр беткән (Апас һәм Питрәч районнарында 2 шәр объект, берәр объект – Зәй, Лениногорск, Мөслим һәм   Тәтеш районнарында).

Мәдәният объектларына капиталь ремонт шулай ук барлык объектларда да башланган. 21 объектта эшләр тәмамланган, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә,  Питрәч, Тәтеш, Ютазы районнары.                                       

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт турында мәгълүмат  бирде. Барлык 78 бинада ремонт башланган, финанслау күләме – 98,5 млн. сум. 32 объектта эшләр ахырына җиткән: 2 шәр объект - Әлки, Арча, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай районнарында, берәр объект – Әтнә, Аксубай, Баулый, Балтач, Зеленодольск, Кама Тамагы, Мөслим, Саба, Спас, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнарында.

Республикада сыер фермаларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча эшләр дәвам итә.

2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча – 20  муниципаль берәмлектә 21 объектта эшләр планлаштырылган. 19 районда эшләр башланган.

2016 елда Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасы исемлегенә 36 муниципаль берәмлектә 43 объект кертелгән, финанслау –  849,5 млн. сум. Бүгенгә эшләр 30 райондагы 32 объектта алып барыла.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республика мунициципаль районнарында республика программалары үтәлешен массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктырту мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, бу тема буенча яңалыклар санын рәсми порталларда да, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында да арттырырга кирәк.   

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ике ай эчендә (апрельдән алып) бу мәсьәлә буенча мониторинг уздырган, республика программаларын гамәлгә ашыру турында 17 районда йә мәгълүмат юк, йә ул рәсми порталларда чагылдырылмый. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 12 район республика программаларын гамәлгә ашыру турында җирле массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматны актив биреп бара һәм халыкны таныштыра. Шул исәптән Чаллы, Алабуга, Чирмешән, Тәтеш, Баулы, Чистай, Буа, Әлмәт, Азнакай, Саба, Зәй һәм Әгерҗе районнары.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
 


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында ике телле «Бала-Сити» балалар бакчасын ачуда катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәагриф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.

Халыкара ике телле «Бала-Сити» балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова балларның бу мәгариф оешмасында дөньяны дүрт телдә: рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә танып белүләре турында сөйләде. Ата-аналар теләгән тәкъдирдә испан телен дә өйрәнергә мөмкин, диде ул.

Альбина Насырова билгеләп үткәнчә, яңа филиал челтәрнең бу дүртенчесе инде. «Бу Казанда һәм Татарстанда иң зур бакча. Мәйданы – 6890 кв.м. 18 төркемгә исәпләнә, бүгенгә 10 төркем җыелган. Монда 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар алына», – диде ул.

Альбина Насыйрова сүзләренчә, «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында яшәүчеләргә балалар бакчасына йөргән өчен түләү аена 11 мең сум тәшкил итәчәк, калганнар өчен – 23  мең сум.

Моннан тыш, «Бала-Сити» филиалында татар-инглиз төркеме ачылган.

Директор сүзләренчә, сентябрьдә башлангыч мәктәп ачылачак – ике параллель сыйныф, хәзер беренче сыйныфка укучылар җыялар.

Бина тулаем 380 балага исәпләнгән, 180 бала җыелган. «Безгә мондый күркәм балалар бакчасын күрү рәхәт. Без күп балалар бакчасы төзедек, әмма бусы – иң уникале һәм алдынгысы, – диде Татарстан Президенты. – Монда дүрт тел өйрәнелә, балалар үсеше өчен төрле мөмкинлекләр бар». Ул билгеләп үткәнчә, «республикада теләсә нинди рәвешле балалар бакчасына ярдәм күрсәтелә, 25 Татарстан балалар бакчасы хосусый». «Бусы – шуларның иң зурысы», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук тантанада катнашучыларны балалар бакчасы ачылу һәм Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Моннан тыш, Татарстан Президенты балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Шуннан соң кунаклар балалар бакчасын карап чыктылар, аерым алганда,  балаларның актерлык осталыгы, спорт белән шөгыльләнүләрен, кытай телен өйрәнүләрен һәм кытай мәдәнияте белән танышуларын күзәттеләр.


"Татар-информ" МА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International