"Электрон формада проект документларының дәүләт экспертизасы һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре" Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә, Татарстан - Россия төбәкләре белән төзелеш тармагында электрон хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автоном учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов, аның урынбасары Вадим Андропов, РФ Төзелеш министрлыгының Рөхсәт бирү эшчәнлеге һәм контроль департаменты директоры урынбасары Владимир Цой, Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләре, төзелеш, проектлау һәм тикшерү өлкәсендә үз-үзен көйләүче оешмалар, Татарстанның министрлыклары һәм ведомсвтолары, эре проект һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнаштылар.
Очрашуга, 1330 нчы номерлы хөкүмәт карары сәбәп булды, аның нигезендә 2016 елның 1 сентябреннән бөтен проект документлары һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре Баш дәүләт экспертизага бары тик электрон форматта күрсәтелергә тиеш булачак, ә 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясене субьектларының дәүләт экспертизасы оешмалары, электрон экспертизага күчәргә тиеш булачак.
"Татарстанда бүген документлар әйләнешенең күп өлеше электрон рәвештә алып барыла. Көн саен 20 меңнән артык транзакция" - дип белдерде Илдар Халиков. Бу мобиль, уңайлы, коррупцион күренешләргә юл куймый. Документ болай гына киштәдә ята алмый, мөрәҗәгать итүче үз эше буенча карар кабул ителүнең ни дәрәҗәдә икәнен күрә ала. ТР Премьер-министры билгеләп узганча, документлар хәрәкәте тизлеге 10 тапкырдан да арткан. "Мин көненә 4-5 документка транзакция үткәрәм. Элек кәгазь вариантта миңа 10-12 көн кирәк булыр иде", - диде ул.
2013 елда ТРның ДАУ "УГЭЦ", мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинеты белән, интернет порталны гамәлгә кертте. Хәзерге вакытта, ТРның ДАУ "УГЭЦ" интернет порталы белән: ЕСИА интернет порталы, "АС Госэкспертиза" һәм ТРның ГИС "Стройкомплекс" белән, интеграцияләштерү системасын камилләштерү буенча эшләр алып барыла.
"Татарстан электрон документ әйләнешен кертү һәм үстерү буенча зур тәҗрибәгә ия. Без тәҗрибә уртаклашырга әзер", - диде И.Халиков. Республика Премьер-министры игътибарны документлар әйләнеше системасының гадилегенә юнәлтте. Системаның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә вакыт һәм акча кызганмаска кирәклеген белдерде. Татарстан монда да мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә әзер.