Хөрмәтле татарстанлылар!
2024 елның 28 октябрендә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Telegram (Телеграм) социаль челтәре аша республика халкыннан видеомөрәҗәгатьләр кабул ителәчәк.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Югары Ослан муниципаль районының Иннополис шәһәрендә урнашкан яңа объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
БРИКС илләре лидерлары хезмәттәшлекне һәм стратегик партнерлыкны киңәйтергә планлаштыралар, шулай ук берләшү әгъзалары һәм аларның сәүдә партнерлары арасында финанс операцияләре вакытында милли валюталарны куллануны хуплыйлар, диелә 2024 елның 23 октябрендә Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән йомгаклау декларациясендә.
2024 елның 21 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Татарстан Республикасы Лаеш районы Усад авылында 2 корпуслы 4 күпфатирлы торак йорт» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2024 елның 8 октябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясе буйлап экскурсия оештырды. Ведомствоның элеккеге хезмәткәрләре – төзелеш тармагы ветераннары Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборында, Сөембикә манарасында булдылар.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонында 260 урынлы «Елмаю» («Улыбка») билингваль балалар бакчасын тикшерә.
Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән 2,9 млрд сум күләмендә салым түләячәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.09.2024 ел, № 2130-р күрсәтмәсе нигезендә Раимов Шамил Надыйр улы 2024 елның 30 сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында Гагарин урамы, 15нче йортта урнашкан 2нче җылылык электр станциясенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе октябрь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.