Бу көннәрдә, 2026 елның 11-12 мартында, Казан шәһәренең “Сугыш ветераннары өчен госпиталь” ДАССУ поликлиникасында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре диспансеризация уза.
Ул ике этапта оештырылган. База комплексына табиблар тикшерүе, кан анализлары, кан басымын үлчәү, флюорография, ЭКГ һәм маммография керә. Кирәк булганда пациентны өстәмә анализларга, тикшеренүләргә яки белгечләр белән консультацияләргә җибәрергә мөмкиннәр.
Профилактик медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча пациент сәламәтлеге торышы турында бәяләмә һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча кирәкле киңәшләр ала. Кирәк булганда дәвалануга юллама бирелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елда Россия гражданнары “Дәвамлы һәм актив тормыш” һәм “Гаилә” милли проектлары кысаларында бушлай диспансеризация узарга мөмкин. Бу организмда тискәре процесслар үсеше куркынычын контрольдә тотуның яки авыруларны иртә стадиядә диагностикалауның нәтиҗәле ысулы.
Дуслар! Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз! Халыкта ничек әйтәләр: “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, “Авыру – дәвалан, ә исән – сак бул”, “Тиз һәм җитез кешене авыру куып җитә алмый”.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек!