2026 елның 27 февралендә ТР ДТК Инспекциясе тарафыннан Әлмәт шәһәрендә “Ривьера life” торак комплексының Болгар, Монтаж урамнары, “Приозёрный” һәм “Заря” гараж массивлары белән чикләнгән яңа торак йортын (1 литер) төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде.
Инженерлык челтәрләре булган 17 катлы яңа төзелеш 2021 елның сентябрендә башлана. Бинаның гомуми мәйданы – 26321,40 кв. метр.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 19367,70 кв.метр булган 314 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – “Еврострой-Девелопмент” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “ГлавСтройТрест” ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты