Төзелеш - җитештерүдәге иң куркыныч тармакларның берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләренең бозылуы актуаль булып санала һәм хәл итүне таләп итә. Шуңа күрә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшчәнлегендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү эшенә зур игътибар бирә.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш мәйданнарында теркәлгән төп сыйфатлы хокук бозу очраклары булып түбәндәгеләр тора:
2017 елның 18 июленә карата хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендә таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык турында гомуми 4 млн 195 мең сумлык 157 карар чыгарылды.