2017 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 1975 тикшерү үткәрелде

2017 елның 14 июле, җомга

2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларда 1975 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 646 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 653 беркетмә төзелде, гомуми 10,978 миллион сумлык штрафлар салынды.

Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1028 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International