21 апрель көнне Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына спорт объектлары өчен коммуналь инфраструктура әзерләүгә багышланган видеоселектор киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне Россия Төзелеш министрлыгының Финанс департаменты директоры Владимир Мешков үткәрде.
Видеоселектор кысаларында 2018-ДЧ өчен инфраструктура төзү күздә тотылган Волгоград, Самара, Ростов, Свердлау һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Мордовия Республикасы вәкилләре катнашты, алар проектлау барышы, рөхсәт документлары алу, конкурс процедураларын үткәрү һәм объектлар төзелеше буенча хисап тоттылар. Хәзерге вакытта объектларның күпчелегендә төзү-монтажлау эшләре алып барыла һәм артта калулар сизелми. Төзү вакытларын саклау һәм гамәлдәге законнарның нормаларын үтәү буенча оператив контрольлек башкарыла, шулай ук бюджет акчаларын тоту өлкәсе дә тикшереп торыла.
Киңәшмәдә “Россия Төзелеш министрлыгының ҮФТҺП” ФДБУ вәкилләре катнашты, алар инфраструктура объектларында контрольлек итә һәм “Планлаштыру һәм мониторинг үзәге - 2018” КБАО вәкилләре чыгыш ясады, алар футбол буенча Дөнья чемпионатына төзелә торган барлык объектларны да мониторинглыйлар. “Россия Төзелеш министрлыгының ҮФТҺП” ФДБУ вәкиле башкарылган эшләр турында актуаль мәгълүмат һәм фотохисап җиткерде. Россия Федерациясе субъектларына ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү бурычы йөкләнде.
Моннан тыш, видеоселектор барышында 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына спорт объектлары өчен коммуналь инфраструктура төзелеше буенча бюджет чыгымнарын оптимальләштерү мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр. Хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсе белән берлектә, чараларга өстәмә бюджетныкы булмаган финанс чыганагы (инвестор) кертү мәсьәләсен хәл итә, бу исә федераль һәм төбәк бюджетлары чыгымнарын сизелерлек киметү мөмкинлеген бирәчәк.