Россиянең Төзелеш министрлыгы Россиянең иң төзек шәһәр һәм авыл җирлекләрен билгеләячәк

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

2013 елда “Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге” исеменә үткәрелгән Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне 2015 елның 19 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кабул итү йортында бүләкләделәр. Бүләкләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень һәм Россия Төзелеш министры урынбасары Елена Сиэрра тапшырды.

Конкурс ел саен үткәрелә һәм ТКХ үстерү һәм муниципаль берәмлекләрнең төзеклек дәрәҗәсен үстерү мәсьәләләрендә җирле үзидарә органнарының активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Призерларны сайлап алганда берничә фактор исәпкә алына, мисал өчен, тирәлекнең аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы булуы, территориянең санитар-эпидемиологик һәм экологик торышы, тарихи-мәдәни һәм табигый мирасны саклау, тереклек белән тәэмин итү объектларының торышы, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат һәм күләм дәрәҗәсе, ТКХ өлкәсендә прогрессив технологияләр кертү һәм башкалар. “Бу бик әһәмиятле конкурс. Чөнки Россиянең Төзелеш министрлыгы кабул итә торган норматив документлар гына түгел, ә аларны төбәкләрдә ничек үтәүләре, муниципаль берәмлекләребезнең күренеше һәм аларның ни дәрәҗәдә илдә яшәүчеләр өчен уңайлы булуы да мөһим”, – дип билгеләде үзенең котлау мөрәҗәгатендә министр Михаил Мень.

I категория җиңүчеләре булып – Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләре булган шәһәр җирлекләре (шәһәр округлары) – Ставрополь, Ульян һәм Белгород шәһәрләре танылды.

100 мең һәм аннан да күбрәк халкы булган шәһәр җирлекләре (шәһәр округлары) (шул исәптән федераль әһәмияттәге Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең шәһәр эче территорияләре) арасында Башкортстан Республикасының Октябрь шәһәре, Мәскәү өлкәсенең Раменск муниципаль районы, Владимир өлкәсенең Муром шәһәре, Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәре җиңү яулады.

III категориядә – 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәр җирлекләре (шәһәр округлары) (шул исәптән федераль әһәмияттәге Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең шәһәр эче территорияләре) арасында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәре, Брянск өлкәсенең Клинцы шәһәре, Башкортстан Республикасының Учалы шәһәре призер булды.

IV категориядә – 5 меңнән артык халкы булган авыл җирлекләре арасында Татарстан Республикасының Актүбә шәһәр тибындагы бистәне, Ростов өлкәсенең Большелогск авыл җирлеген, Ульян өлкәсенең Большенагаткинск авыл җирлеген билгеләп үттеләр.

V категориядә – 3-5 мең халкы булган авыл җирлекләре арасында Татарстан Республикасының Кызыл тау авыл җирлеге, Калуга өлкәсенең Тарутино авыл җирлеге, Калуга өлкәсенең Хвастовичи авыл җирлеге җиңүче булды.

3 меңгә кадәр халкы булган авыл җирлекләре арасында РФ Хөкүмәте дипломнары Липецк өлкәсенең Преображеновск җирле үзидарәсенә, Калуга өлкәсенең “Железнодорожная станция Кудринская” авыл җирлегенә, Татарстан Республикасының Яңа Имән авыл җирлегенә тапшырылды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча шулай ук 2013 елда ТКХ өлкәсен үстерү һәм муниципаль берәмлекнең төзеклек торышын арттыру буенча башкарылган тырыш хезмәт өчен Россия Төзелеш министрлыгының рәхмәт хатлары, таныклыклар һәм дипломнар тапшырылды.

 

Россия Төзелеш министрлыгы материаллары буенча 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International