Кырымда яңа ФАПларны төзегәндә Татарстан тәҗрибәсенә таяначаклар

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Кырымда яңа фельдшер-акушерлык пунктларын төзегәндә Татарстан тәҗрибәсеннән файдаланырга җыеналар, дип сөйләде Кырым Дәүләт Советының  хезмәт, социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм ветераннар эше буенча комитеты рәисе Наталья Маленко.

«ФАПларны төзү өчен аларның шулай ук эчке корылышын, аңа килү юлларын, яктыртылышын, телефон элемтәсен дә исәпкә алырга кирәк. Татарстанда капиталь төзелештән баш тартканнар. Соңгы биш елда алар республикада 348 ФАП торгызган. Әлеге төзелмәләр капиталь булып саналмый һәм аларны рәсмиләштерүе дә тизрәк башкарыла», — дип Маленкодан цитата китерә РИА «Новости».

Аның сүзләренә караганда, беренче модульле фельдшер-акушерлык пунктын Бакчасарай районында Кырым язы еллыгына ачачаклар, бу өлкәне Татарстан РФ хөкүмәте карары нигезендә күзәтеп тора. Барлыгы исә федераль бюджет исәбеннән төбәкләрдә 49 модульле пункт урнаштырылачак. Бүгенге көндә Кырымга 246 берәмлек фельдшер-акушерлык пункты кирәк.

 

business-gazeta.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International