Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Заказчының хезмәтне саклау өлкәсендә җаваплылыгы” темасына укыту семинары узды. Семинар эшендә Министрлык, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, “ТР Төзүчеләр берлеге” төбәкара коммерциячел булмаган партнерлык үзеннән-үзе җайга салынулы оешмасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм дәүләт заказчылары вәкилләре катнашты.
Семинар барышында хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга карата законнардагы яңа үзгәрешләр, төзелеш мәйданчыгын һәм эш урыннарын оештырганда хезмәт саклауның төп нормалары һәм югарылыкта төзү-монтажлау эшләрен башкарганда хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү буенча подрядчыга карата заказчы ягыннан таләпләр турындагы мәсьәләләр каралды. Семинарда катнашучылар имин хезмәт шартлары тудыру буенча заказчыларның бурычлары, хезмәтне саклау өлкәсендә “ЮИТ Казан” ҖЧҖнең эш тәҗрибәсе һәм “ТАНЕКО” заводы төзелешендә хезмәтне саклау чараларын оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән семинарда 5 нче номерлы төбәкара орган бүлеге консультанты К.В. Козырев катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча ТР ДТКИ матбугат хезмәте