“ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге” мәгълүмати-аналитик системасы (МАС) Татарстан Республикасы территориясендә контрольлек итү һәм эксперт эшчәнлеген, инспекторларның башкару дисциплинасын исәпкә алуны, капиталь төзелеш объектларын исәпкә алуны оештыру, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм төрле төзелеш оешмалары белән мәгълүмати бәйләнеш булдыру максатларында булдырылды.
Система ярдәмендә капиталь төзелеш объектлары реестрларын, оешмаларның реестрларын төзергә, күзәтчелек документларын (боерыклар, әмернамәләр, күрсәтмәләр, белдерүнамәләр һ.б.), төрле хисаплар формалаштырырга һәм чыгартырга мөмкин, шулай ук актуаль булган белешмәлекләрне һәм классификаторларны, норматив-хокукый документларны куллану мөмкинлеге дә тудырыла.
МАС базасында «Мобиль инспектор» системасы булдырылды, аның аша инспекторлар тикшерү урынында тикшерү үткәрү турында белдерүнамәләрне, тикшерү актларын, бозуларны бетерү турында күрсәтмәләрне, беркетмә төзү турындагы белдерүнамәләрне, административ хокук бозу турындагы беркетмәләрне һ.б. портатив принтер аша чыгартып ала.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте