Россия БМОның коррупциягә каршы конвенциясен әле 2006 елда ук раслады. Конвенция, нинди дә булса статьяларын төшереп калдырмыйча, тулысынча расланды.
Конвенциянең 20 статьясы, «законсыз баю», түбәндәгечә яңгырый:
|
Үз Конституциясен һәм үзенең хокукый системасындагы нигез булып саналучы принципларны үтәгән шартта һәр Дәүләт-катнашучы законсыз баюны, ягъни бар халыкка мәгълүм вазифаи затның законлы керемнәрен артып китүче, ул аларны гакыллы рәвештә нигезле аңлатып бирә алмый торган күләмдә активлары сизелерлек артуны җинаять җәзасына тартылырга тиешле, белә торып кылына торган гамәл буларак танырга мөмкин булган шундый законнарны һәм башка чараларны кабул итү мөмкинлеген карап тикшерә. |
Шул ук вакытта Конвенция составындагы 20 статья Россия тарафыннан расланса да, ул, Россиянең аннан файдалануда хокукый нигезләре булмау сәбәпле, кулланылмый. БМО конвенциясен раслаганда 40-ФЗ Федераль законда Россиянең җәзага тарту буенча кирәкле механизмнары булган статьялар турыдан-туры санап үтелгән:
|
1) Россия Федерациясе Конвенциянең 42 статьясының 1 һәм 3 пунктларында каралган очракларда, Конвенциянең 15 статьясы, 16 статьясының 1 пункты, 17-19, 21 һәм 22 статьялары, 23 статьясының 1 пункты, 24, 25 һәм 27 статьялары буенча юрисдикциягә ия; |
20 статья бу исемлеккә керми — чөнки ул Россия законнарына каршы килә. Бу хәл БМО конвенциясендә каралган, 20 статьяда да турыдан-туры күрсәтелгән: дәүләт бу статьяны бары тик “үз Конституциясен һәм хокукый системасындагы нигез булып саналучы принципларны үтәгәндә генә” кулланырга тиеш. Ләкин Россиядә Конституциянең 49 статьясы бар, анда болай диелә: «гаепләнүче үзенең гаепсез булуын расларга бурычлы түгел» — шулай итеп, гражданнарны «законсыз баю» өчен эзәрлекләү безнең Конституциягә каршы килер иде.
Конвенциянең 20 статьясын безнең законнарга кертүгә каршылыклар тудыра торган башка юридик киртәләр дә бар.
Россиядә “законсыз баю” дигән юридик билгеләмә юк. Гамәлдә хокук кулланганда “активларны сизелерлек күләмдә арттыру”, “законлы керемнәр” һәм “гакыллы рәвештә” кебек гыйбарәләрне билгеләве катлаулы. Шулай ук белә торып эшләгәнлекне дәлилләүдә дә катлаулылыклар күп, бигрәк тә сәбәбен тикшерү бәйләнешенә карата.
Шул рәвешле, әгәр дә “законсыз баю” кебек җинаять составы безнең ҖК кертелсә дә, аны гамәлдә куллану бик катлаулы һәм җайсыз булыр иде.
Безнең ҖК 30 бүлек бар инде, ул барлык коррупция составлары буенча диярлек эшләргә мөмкинлек бирә: вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану, бюджет акчаларын максатчан файдаланмау, вазифаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү һәм башкалар, хәтта 287 статьяны да үз эченә ала — «Россия Федерациясе Федераль Җыелышына яки Россия Федерациясе Хисап палатасына мәгълүмат бирүдән баш тарту».
ruxpert.ru материаллары буенча