Кризиска карамастан, 2015 елда дәүләт программалары тулысынча тормышка ашырылачак – ТР төзелеш министры

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстанның дәүләт төзелеш программалары 2015 елда тулы күләмдә тормышка ашырылачак, дип ышана ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” МА булып узган матбугат конференциясендә җиткерде.

“Кыйммәтләнү күренеше программаларны үтәүдә нинди дә булса катлаулы мизгелләргә китермәс дип өметләнәбез”, - диде нигездә министр. Коммерциячел төзүчеләргә килгәндә: “Безнең коммерциячел төзүчеләребез, авырлыклар тагын артса да, әлеге процессларны туктатмас өчен зур булмаган ставкадан кирәкле кредитларны ала алыр, дип саныйбыз”, - дип искәртте И. Фәйзуллин.

Министр сүзләренә караганда, ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге даими рәвештә банк вәкилләре белән очраша һәм төзүчеләргә яраклы кредит ресурслары бирү мәсьәләләре турында сөйләшә. И. Фәйзуллин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта кайбер ресурсларга, нигездә металлга бәяләрнең үзгәрүе күзәтелә. Әйтик, арматура 30 процентка кыйммәтләнгән, шулай ук цементка да берникадәр бәя арткан. Министр сүзләреннән аңлашылганча, төзелеш материалларына бәя үзгәрү икътисадый нигезләмә булып тормый, чөнки аларның күбесе Россиядә җитештерелә, бу проблеманы ФАХ күзәтүгә алган.

2015 елга ТРда төзелеш планнары турында сөйләгәндә министр быел 2,4 миллион квадрат метр торак тапшыру планлаштырылганлыгы турында әйтте, шуның 420 мең квадрат метры социаль ипотека программасы буенча. Шулай ук 999 күпфатирлы йортны, 126 мәктәпне капиталь ремонтлау планлаштырыла, 73 яңа балалар бакчасы, 42 авыл клубы төзеләчәк. Моннан тыш, республикада быел яңа программаларга старт бирелде, нигездә яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау, аның кысаларында гомуми 100 миллион сумга 26 объектны төзекләндерергә туры киләчәк.


"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International