2015 елда Россия Төзелеш министрлыгы электр челтәрләре төзү процедураларының тулы исемлеген әзерләячәк

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Россиянең Төзелеш министрлыгы 2015 елда электр челтәрләрен төзегәндә таләп ителүче процедураларның тулы исемлеген эшләячәк һәм раслаячак. Бу хакта 11 февраль көнне Россия төзелеш министры урынбасары Наталья Антипина IV Россия инвестиция-төзелеш форумы кысаларында үткән пленар утырышта хәбәр итте.

"2014 елда без торак төзелеше буенча процедураларның тулы исемлеген кабул иттек. Быел тагын берничә исемлек расларга планлаштырабыз, нигездә ул электр челтәрләрен төзү өчен кирәкле булган килештерүләр һәм рөхсәтләр исемлеге булачак", - диде үзенең чыгышында министр урынбасары. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу бүгенге көн өчен бик тә әһәмиятле тема. "Шуның белән берлектә без процедураларның да санын киметергә тәкъдим итәчәкбез", - дип тә өстәде Наталья Антипина.

Россия төзелеш министры урынбасары хәбәр иткәнчә, агымдагы елда төзелеш өлкәсендәге дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә китереп, “бердәм тәрәзә” механизмын булдыру планлаштырыла. "Хәзерге вакытта без проект документларына экспертиза үткәрү буенча хезмәтләрне һәм проект эзләнүләре нәтиҗәләрен электрон рәвешкә китерү өстендә эшлибез һәм бу эшне ел азагына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз", - диде Наталья Антипина.

Моннан тыш, дәүләт экспертизасында карап тикшерелгән барлык проект документлары электрон рәвештә сакланырга тиеш булачак, дип тә өстәде ул. Норма закон өслегендә раслансын өчен хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең берничә карарына үзгәрешләр әзерләнә.

Шулай ук Наталья Антипина 2015 елда, төбәкара башкарма хакимият органнарының нәтиҗәлелеген мониторинглау кысаларында, Россия Төзелеш министрлыгының бизнес белән берлектә контроль сатып алулар оештырырга планлаштыруы хакында да әйтте. "Без аларның ни дәрәҗәдә ачык булуын, сайтларының ничек эшләгәнен, инвесторлар белән ни рәвешле хезмәттәшлек итүләрен, хезмәтләрне күрсәтүнең чын вакытларын караячакбыз", - дип аңлатты министр урынбасары. Аның сүзләренә караганда, тикшерүләрнең максаты аерым бер төбәкләрне җәзага тартуга бәйле түгел, ә “йомшак” якларын ачыклап, тәҗрибәләрне анализлап, гомуми эшне сафка бастырудан гыйбарәт.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International