Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары - 2015” массакүләм ярышларда катнашты

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Россия чаңгы юллары - 2015” массакүләм ярышларда катнашты.

Кичә Казанда иң зур кышкы сорт чарасы –  “Россия Чаңгы юллары” булып узды. Иң массакүләм стартлар Залесный поселогындагы “Кояшлы” территориясендә узды. Быел чаңгы ярышлары Сочидагы кышкы XXII Олимпия уеннарының  беренче еллыгына багышланды. Гадәттәгечә берничә старт булды: профессиональ спортчылар 5 мең метрга, гаиләләр 1 мең метрга чапты, 2,5 мең метрга VIP-чабу һәм массакүләм төстә чаңгыда шуу оештырылды

"Россия чаңгы юллары - 2015" илнең 71 төбәгендә узды. Казанда массакүләм чабу өчен бер үк вакытта өч мәйдан корылды – Имәнлек урамы буенча урман-парк зонасы, Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагере һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлык аланы. Беренчел мәгълүматларга караганда, бу көнне “Россия чаңгы юллары-2015” ярышларында барлыгы 20 мең кеше катнашкан. Иң яшь катнашучыга 3,5 яшь, иң өлкәненә 87 яшь.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Россия чаңгы юллары - 2015” массакүләм ярышларда шулай ук катнашты.



ТР ДТКИ матбугат хезмәте,  tatar-inform.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International