Федераль юл агентлыгы 2014 елда 580 чакрым автомобиль юлы төзегән һәм үзгәртеп корган, аннан алдагы елда бу күрсәткеч 481 чакрым булган. Әлеге чорда 9500 чакырымнан артык федераль юл төзекләндерелгән. 2014 елда Росавтоюл проектларына федераль бюджеттан 430 миллиард сумнан артык инвестиция бирелгән, аның яртысы диярлек трассаларны ремонтлауга һәм карап тотуга тотылган, бары тик 35%ы гына магистраль төзелешенә һәм ремонтына җәлеп ителгән.
2014 елда Росавтоюл проектларына федераль бюджеттан 430 миллиард сумнан артык инвестиция бирелгән. Агентлык 580 чакрымлык автотрасса төзелешенә һәм ремонтына 149 млрд сум тоткан, 9500 чакрым федераль юлны ремонтлауга һәм карап тотуга 209 млрд сумнан артык акча киткән, диелә узган елдагы эш нәтиҗәләре буенча Росавтоюл хәбәрендә.
Бүлеп бирелгән акчаларның Росавтодор 98%ын диярлек үзләштергән. Калган акчаны агентлык кайбер проектларны башкарганда янга калдыру чаралары белән бәйләп аңлата.
Узган елда төзелгән һәм үзгәртеп корылган объектлар саны 88 җиткән. Росавтоюл билгеләп узганча, иң әһәмиятле проектлар – Дмитров әйләнеп үтү юлы, Мәскәүнең кече боҗрасыннан Бронниц әйләнеп узу юлына кадәр “Урал” М-5 автоюлының бер өлеше һәм Петербург транспорт төене объектлары, алар арасында Усть-Луга портына килү юлы, яңа Юронка портына килү юлы.
Шулай ук юлчылар Татарстанда ике зур проектны тормышка ашырган, Казан трассасында 32 чакрым юлны исәпкә алып — Чаллы юлы. Моннан тыш, 13,3 чакрым озынлыкта “Балтия” М-9 магистраленең төп кишәрлеге вакытыннан алда төзелә башлады. “Идел” М-7, “Кавказ” М-29, “Лена” М-56, “Кола” М-18 һәм “Уссури” М-60 трассаларында берничә кишәрлек файдалануга тапшырылды.
Ел нәтиҗәләре буенча, федераль трассаларның яртысыннан артыгы (52,8%) норматив торышка китерелде. 2013 елда магистральләрнең нибары 46%ы гына норматив торышта булган. Артык зур басым астында эшләүче автотрассаларның бер өлеше 23% кадәр кимегән (мондый юлларның 11,421 мең чакрымы). Агентлык бүлекчәләре узган елда 9,5 мең чакрымнан артык федераль трасса ремонтланган, шуңа капиталь ремонтланган 1,587 мең чакрым һәм 484 ясалма корылма да керә.
Росавтоюл 60,5 млрд сумлык федераль акчаны төбәкара проектларга юнәлдергән, 10,5 млрд сум – Ерак Көнчыгыш һәм Байкал төбәген үстерүгә, 720 млн сум – Курил утрауларын үстерүгә, 2,5 млрд сум — Калининград өлкәсен үстерүгә, 4,4 млрд сум – Кырым федераль округына, 1 млрд сум – Новосибирскидагы күпер төзелешенә тотылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, барлык федераль трассалар да 2019 елга гына норматив торышка китереләчәк.
Агентлык мәгълүматларына караганда, бүген Росавтоюл карамагында 48 мең чакрымнан артык федераль трасса һәм 5,6 меңнән артык күпер һәм юлүткәргеч исәпләнә.
zr.ru материаллары буенча