Инспектор аңлата: Объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеге кайсы вакытта башлана?

2015 елның 6 феврале, җомга

Сорау: Объектта кайсы вакыттан башлап дәүләт төзелеш күзәтчелеге гамәлгә ашырыла башлый?

ҖавапӘгәр дә РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектын төзегәндә, үзгәртеп корганда дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру каралган булса   (2015 елның 22 гыйнварындагы «Кайсы объектлар ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе карамагында тора  соравына җавапны карагыз), төзүче яки техник заказчы алдан ук, ләкин капиталь төзелеш объектын төзи, үзгәртеп кора башлаганчы җиде эш көненнән дә соңга калмыйча, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенә мондый эшләрнең башлануы турында хәбәрнамә җибәрергә тиеш, аңа түбәндәге документлар теркәлә:

1) *төзелеш өчен бирелгән рөхсәт кәгазенең күчермәсе;

2) тулы күләмдә, ә төзелешнең, үзгәртеп коруның аерым этабы өчен рөхсәт бирелгәндә, төзелешнең шушы этабын гамәлгә ашыру өчен кирәк булган күләмдә проект документлары;

3) җирлеккә кызыл линияләрдән аралык линияләрен кертү турындагы документ күчермәсе;

4) башкарылган эшләрне исәпкә алу турында гомуми һәм махсус журналлар;

5) *РФ ШрК 49 статьясы нигезендә капиталь төзелеш объекты экспертизага тиешле булса, проект документларына карата уңай экспертиза бәяләмәсе (рубриканың 2015 елның 22 гыйнварындагы «Инспектор аңлата» дигән беренче язмасын карагыз).

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  ТР ДТК инспекциясе тарафыннан, эшләрне башлау турында хәбәрнамә алынган көннән башлап, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларның таләпләренә, шул исәптән энергетика ягыннан нәтиҗәлелек таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының файдаланылучы энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән җиһазландырылу таләпләренә ярашлылыгы турында бәяләмә бирелгән көнгә кадәр гамәлгә ашырыла.

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

* Төзүне гамәлгә ашыручы зат РФ ШрК 52 статьясының 5 өлешендәге 1 һәм 5 пунктларында каралган документларны тапшырмаска хокуклы. Бу очракта дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары күрсәтелгән документларны (алардагы белешмәләрне) төзүгә рөхсәт биргән органнан үзләре соратып ала.


Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата" бүлегендә таныша аласыз. Мәгълүматны рус һәм татар телләрендә алырга була.


ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International