"Россия чаңгы юллары" 8 февральдә узачак

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

"Россия чаңгы юллары" ел саен үткәрелә һәм һәрчак та кышның иң зур бәйрәме булып санала. Ул чаңгы ярышын яратучылар өчен исәпләнгән. "Россия чаңгы юллары"нда 12 яшьтән алып 70 яшькәчә булган профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнаша, ләкин катнашучыларның яше буенча чикләүләр каралмаган.

Ярышларның максаты - өлкәннәрне һәм яшьләрне даими рәвештә чаңгы ярышларны җәлеп итү һәм алга таба халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау. Катнашучыларның һәр категориясе өчен тиешле ераклыклар сайлап алыначак. Һәвәскәрләр белән беррәттән стартка спортчы-профессионаллар, олимпия чемпионнары, спорт ветераннары да чыгачак. Чабышта сәясәт һәм дәүләт вәкилләренең, Россия Федерациясе субъектлары башлыкларының, шәһәр мэрларының катнашуы барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренең массакүләм спортка карата игътибарын чагылдыра.

   Ярышларны оештыручылар
Россия Федерациясенең Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы 
Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе 
• "
Спорт чаралары идарәсе" ФДУ 
РФ субъектларының физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимият органнары 
Чаңгы ярышларының төбәкара федерацияләре 
“Россия чаңгы юллары” ярышларын үткәрү урыннарында баш хөкем коллегияләре

   “Россия чаңгы юллары” ярышларының дистанцияләре

Дистанция

Яшь төркеме

5 км

Яшүсмерләр (1997 елда туган һәм аннан да кечерәк)

 

Кызлар (1997 елда туган һәм аннан да кечерәк)

10 км

Хатын-кызлар (1996 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк)

 

Ирләр (1996 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк)

2015 метр

VIP ярыш

2014 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов җитәкчелегендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы “Россия чаңгы юллары - 2013” массакүләм кроссында катнашты.

Быел Инспекция коллективы шулай ук массакүләм ярышларда катнашырга җыена

 

lijnya.ru сайты материаллары буенча ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International