Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршында типик проект документларын сайлап алу буенча норматив-техник совет (НТС) балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният һәм спорт объектларының 19 типик проектын типик проектлар реестрына кертергә тәкъдим итте. НТС утырышы 2015 елның 29 гыйнварында Россиянең төзелеш министры урынбасары Юрий Рейльян рәислегендә узды.
НТС әгъзалары спорт билгеләнешендәге 12 объектны типик проект документлары реестрына кертүне хуплады. Алар арасыннан дүрт проект Иркутск өлкәсендә башкарылган, шул исәптән Бохан шәһәрендәге бер сменада 600 кешегә исәпләнгән һәм Тулун шәһәрендә 200 кешегә исәпләнгән физик культура-савыктыру комплекслары (ФСК). Моннан тыш, Пермь краеннан да ике проект реестрга эләгергә мөмкин, мисал өчен, Соликамскиның “Клестовка” торак районындагы ФСК һәм Татарстаннан ике проект, нигездә Казандагы 4,9 мең урынлы волейбол үзәге. Калган НТС тарафыннан хупланган спорт объектлары проектлары Башкортостанда, Курск, Липецк һәм Смоленск өлкәләрендә башкарылган.
Биш мәдәни үсеш үзәге проектын: аның икесе Киров өлкәсендә, калганнары Белгород, Ставрополь краенда һәм Чечня республикасында, шулай ук Чистай шәһәрендәге 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы проектын һәм Татарстандагы 1,2 мең урынга исәпләнгән гомумбелем бирү мәктәбе проектын да норматив-техник совет шулай ук типик документлар реестрына кертергә тәкъдим итте.
НТС тарафыннан хупланган проектлар турында белешмәләр Россиянең төзелеш министры тиешле боерыкка кул куйганнан соң реестрга кертеләчәк.
2014 елның декабрендә узган НТС утырышында типик документлар реестрына 31 проект кертергә тәкъдим ителде, шул исәптән 25 балалар бакчасы, мәктәп, ике спорт объекты һәм өч мәдәният объекты проекты.
Социаль-әһәмиятле объектларны төзегәндә кабат куллану өчен проектлар реестрын булдыру төзелеш вакытларын һәм проектларның бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк, проектлау һәм экспертиза ясау өчен чыгымнар минималь һәм аерым бер объектны җирлеккә бәйләү өчен генә кирәк булачак. Проектларны сайлап алганда төп критерийлар дигәндә техник-икътисадый күрсәткечләр кенә түгел, ә экологик яктан чиста һәм энергияне саклый торган төзелеш материаллары, шулай ук кирәгеннән артык проект карарлары булмаганда югары технологияле җайланмаларны куллану да әһәмиятле санала.
Россиянең Төзелеш министрлыгы