2014 елда Россиядә 81 миллион квадрат метр торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, бу аннан алдагы ел күрсәткечләрен 15%ка диярлек артып китә. Бу хакта 28 гыйнварда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте.
Росстат китергән мәгълүматларга караганда, берәмлекләргә күчереп исәпләгәндә, Россиядә бер ел эчендә 1,3 миллион аерым торак бина тапшырылган, бу 2013 ел күрсәткечләреннән 18%ка югары. “Тапшырылган күләмнең 40%ы эконом класслы торакка туры килә”, – диде Россиянең төзелеш министры.
Тапшырылган квадрат метрларның саны буенча 2014 елның лидеры булып Мәскәү өлкәсе танылган, анда 7,5 миллион квадрат метр торак төзелгән. Икенче урында – Краснодар крае, 4,3 млн. кв. м торак төзелгән, өченче урынга башкала лаек булган – 3,3 млн. кв. м. Алардан соң Санкт-Петербург, Свердлау өлкәсе һәм Татарстан Республикасы килә, аларда шулай ук торак тапшыру күләме сизелерлек арткан.
Шул ук вакытта җан башына тапшырылган торак күләме буенча иң яхшы күрсәткечләрне Калининград һәм Төмән өлкәләре күрсәткән: бер кешегә – 1,7 кв. м. Моннан тыш, лидерлар өчлегенә Мәскәү өлкәсе дә кергән, бер кешегә – 1,06 кв.м.
Россиянең Төзелеш министрлыгы