2014 елда Россиядә торак төзелеше күләме 1987 елдагы рекорд күрсәткечләрне дә узып киткән, ул вакытта 72,8 миллион квадрат метр торак тапшырылган булган, дип хәбәр итте РФ төзелеш министры Михаил Мень 2015 елның 27 гыйнварында Мәскәү шәһәрендәге “Ватанда җитештерелгән төзелеш материаллары” күргәзмәсен ачканда.
“РСФСРда совет чорында торак тапшыру рекорды 72,8 млн кв. м иде һәм без күп еллардан бирле әлеге планканы узып китәргә тырыштык. 2013 елда илдә 70 миллион кв. метрдан артык торак төзелде. Хәзерге вакытта Росстат 2014 елда торак тапшыру буенча йомгакларны китерә, төгәл статистика мәгълүматлары бу атна азагында мәгълүм булачак, ләкин инде хәзер үк барыгызны да узган елда төзүчеләребезнең совет чоры рекорд күрсәткечләрен узып китүе белән котлый алам”, – диде Михаил Мень.
Ул шулай ук 2013 ел белән чагыштырганда 2014 елда төзелеш материаллары җитештерү күләменең үсүе турында да искәртте, нигездә, Росстат белешмәләре буенча, сыек катнашмалар чыгару күләме 14,5% арткан. “Бу актив рәвештә импортны алмаштыру процессы бара дигәнне аңлата. Һәм бүген безнең күргәзмәдә күргәннәр - әлеге динамиканы раслый. Күрүебезчә, көнбатыш компанияләр Россиядә җитештерү ачарга омтыла, һәм безнең илдә барлык кирәкле төзелеш материаллары да уңышлы гына чыгарылып килә. Шулай итеп тармак үзен-үзе тәэмин итә”, – дип аңлатты министр. Күргәзмә кысаларында ул көнбатыш илләрнең Россиядә заводлары булган стендларын карады, шулай ук Россия һәм Белоруссия җитештерүчеләренекенә дә күз салды.
Михаил Мень әйткәнчә, төзелеш тармагындагылар өчен куркынычлар бар, ләкин ипотеканы саклап калуга ирешелсә, төзелеш тармагын һәм төзелеш материаллары җитештерү тармагын үстерү дәвам иттереләчәк. “Бүген төп проблема – ипотека һәм башка банк продуктлары. 2013 елда Россиядә 1,35 трлн сумга ипотека кредиты бирелгән, ә 2014 елда – 1,5 трлн сум тирәсе. Әгәр банк секторы “аяк чалмаса”, агымдагы ел шулай ук динамикалы булачак һәм без торак тапшыру буенча максатчан күрсәткечләргә ирешәчәкбез, ул 76 миллион квадрат метр тәшкил итә”, – диде Россиянең төзелеш министры.
Барлыгы исә махсуслаштырылган “Ватанда җитештерелгән төзелеш материаллары” күргәзмәсендә 250дән артык предприятие үз продукциясен тәкъдим итә. Чара 30 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәне ачу тантанасында Михаил Мень белән берлектә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб катнашты.
Россиянең Төзелеш министрлыгы