Россия Президенты күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның вакыты һәм сыйфаты өчен үзен-үзе җайга салучы оешмаларга җаваплылык билгеләргә кушты

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, шулай ук аварияле торак фондыннан күчерелүче гражданнарга мондый торакларны төзү буенча тиешле вакытларны бозган һәм эшләрне сыйфатсыз башкарган өчен  үзен-үзе җайга салучы оешмаларга (СРО) җаваплылык билгеләргә кушты.  Гомумроссия халык фронты Гамәлләр форумының 2014 елның 18 ноябрендә булып узган пленар утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләрнең тиешле исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.

Документта шулай ук аларны төзү бюджет акчалары хисабына финанслана яисә финанслау планлаштырыла торган, иң күбе өч катлы күпфатирлы йортларның проект документларына мәҗбүри рәвештә экспертиза үткәрергә кирәклеге дә күрсәтелгән.

Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кабул ителүче карарлар турында халык алдында фикер алышуны, күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне башкару вакытлары һәм бу эшләрнең күләмнәре хакында гражданнарга мәгълүмат җиткерүне оештыру һәм региональ оператор җитәкчесен билгеләүдә конкурс үткәрүнең ачык булуын тәэмин итәргә кушыла.

“Россиянең Төзелеш министрлыгына Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте вәкаләтле органына региональ оператор эшчәнлегенең билгеләнгән таләпләргә җавап бирүен контрольдә тоту буенча; конкурс комиссиясе составына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольлек итүче иҗтимагый оешма вәкилләрен зарури кертүне күздә тотып, региональ оператор җитәкчесен билгеләү буенча конкурс үткәрү тәртибенә карата методик күрсәтмәләр расларга. Срогы – 2015 елның 15 июле”, - диелә Россия Президенты йөкләмәләре исемлегендә.

Элегрәк №359 Федераль закон кабул ителгән иде, ул төзелеш, проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә җайга салыну системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Нигездә Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан Россия Төзелеш министрлыгы, Ростехнадзор һәм Үзен-үзе җайга салучы оешмаларның илкүләм берләшмәләре белән берлектә эшләнгән закон үзен-үзе җайга салучы оешмаларның үз әгъзаларын контрольдә тотуны һәм дәүләт тарафыннан СРО һәм аның илкүләм берләшмәләре эшчәнлеген контрольдә тотуны катгыйландыра. Закон нигезендә шулай ук СРОны дәүләт реестрыннан төшереп калдыру буенча өстәмә нигезләр дә карала.

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International