РФ Хөкүмәте “ришвәтчеләр реестры”н булдырачак

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Ил хакимияте закон проекты әзерләгән, аның буенча Россиядә, бәлки, “ышаныч югалткан өчен” эштән куылган коррупциячеләрнең исемлеге барлыкка киләчәк. Реестрны халыкка ачык итеп түгел, ә фәкать федераль хакимият органнары файдалана алырдай итеп кенә эшләргә җыеналар. Анда штрафка тартылган дәүләт һәм муниципаль түрәләрнең һәм махсус органнар белән бәйле хезмәткәрләрнең исемнәрен кертү планлаштырыла. Дәүләт органнарының вакант урыннарына дәгъва кылучыларны конкурс буенча сайлап алганда мондый кешеләр хезмәткә урнаша алу мөмкинлегеннән мәхрүм булачак. 

Коррупциягә бәйле рәвештә хокук бозу нәтиҗәсендә ышанычны акламау сәбәпле эштән куылган затларның реестрын булдыру зарурлыгы коррупциячеләрнең алга таба хезмәткә урнашканда алдагы эштән китү сәбәбен яшереп калдыру мөмкинлеге белән аңлатыла. Күзалланганча, закон гамәлләренә төрле дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре эләгәчәк.

Хезмәт министрлыгы, хөкүмәт кушуы буенча, закон проектын эшләгән, аның нигезендә Россиядә коррупциягә бәйле рәвештә хокук бозу нәтиҗәсендә ышанычны акламау сәбәпле эштән куылган затларның реестрын булдырылачак. Закон дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, Генпрокуратура, Тикшерү комитеты, ЭЭМ, Үзәк Банк, хәрби хезмәткәрләр һәм таможня хезмәткәрләренә кагыла. Шулай ук мөлкәт һәм табыш турындагы мәгълүматларны яшергән яисә “мәнфәгатьләр каршылыгы”н яшергән өчен дә “кара исемлек”кә эләгергә мөмкин.

“Ышанычны югалту аркасында эштән куылганнар санын бөтенесе дә әйтә, ә менә аларның кем булуы турында моңарчы хәбәр ителмәде”, – дип аңлатты Transparency International коррупциягә каршы көрәш буенча халыкара хәрәкәт вице-президенты Елена Панфилова. Проектны төзүчеләр фикеренчә, фаш итү перспективасы потенциаль коррупциячене туктатырга сәләтле. “Акча түләттерү турындагы язуның хезмәт кенәгәсенә теркәлүен игътибарга алганда, алга таба хезмәткә урнашканда әлеге мәгълүматның тиешле вазифаны биләүгә дәгъва кылучы тарафыннан яшереп калдыру куркынычлары барлыкка килә”, - диелә закон проектына карата аңлатма язуында. Шул ук вакытта әлеге реестрның күпме дәрәҗәдә ачык булачагы турында берни дә мәгълүм түгел, бары тик реестрдан “федераль дәүләт органнары” гына хезмәткәрләрне эшкә алганда файдалана алачак дип искәртелә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Президент Хакимияте башлыгы Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, узган елның беренче яртысында 3700 түрә керемнәре һәм чыгымнары турында декларацияләре тикшерелгәннән соң дисциплинар җәзага тартылган, шуларның 162се ышанычны югалту сәбәпле эшеннән куылган. Коррупция җинаятьләре өчен 8 мең кеше хөкем ителгән, шуның  45се – депутатлар һәм депутатлыкка кандидатлар, 1200е – гражданлык хезмәткәрләре, тагын шуның кадәр үк – дәүләт оешмаларында эшләүчеләр.  Моннан тыш, коррупция өлкәсендә 500 хокук сакчысы җинаять җаваплылыгына тартылган, аларның 136 сы – суд приставлары һәм 28е – таможня хезмәткәрләре.

Transparency International коррупциягә каршы көрәш буенча халыкара хәрәкәт докладыннан аңлашылганча, 2014 елда Россия 136 урынга лаек булган, бу “дәрәҗә”не ул Нигерия, Ливан, Кыргызстан, Иран һәм Камерун белән бүлешкән. Әлеге рейтингта дөнья илләре 0дән башлап 100 баллгача бәяләнә. Ноль коррупцияне кабул итүнең иң югары күрсәткече, ә йөз – иң түбәне. РФ 27 балла туплаган – узган елга караганда бер баллга азрак бу.


www.mk.ru, www.mkset.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International