Төзелештә техник җайга салу һәм бәя билгеләүне камилләштерү буенча “юл картасы” эшләнде

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелеш тармагында техник җайга салу, бәя билгеләү һәм смета нормалаштыру, үзлектән җайга салуны камилләштерү һәм проектлау һәм төзү буенча дәүләт заказларын урнаштыру өлешендә контракт системасын үстерү буенча чаралар планын (“юл картасы”н) эшләде.

“Юл картасы” төзелеш өлкәсендә норматив-техник документлар арасында булган коллизияләрне бетерүне һәм төзелеш продукциясенә карата бертөрле таләпләр эшләүне күздә тота. Шулай ук проект документларын эшләү өчен махсус техник шартларны (МТШ) әзерләү һәм килештерү тәртибен җентекләү дә планлаштырыла, бу исә МТШ эшләгәндә карарлар кабул итүне үтә күренмәле итәргә ярдәм итәчәк.

Төзелеш өлкәсендә Россия һәм Европа стандартларын гармонияләштерү өстендә эшләү кысаларында Европа стандартлары (Еврокодлар) кертүнең апробациясе буенча чаралар планлаштырылган. Нигездә, “юл картасы” буенча, 2015 елның март азагына кадәр социаль-мәдәни әһәмияттәге объектларның, җитештерү һәм торак биналарының “пилот” проектлары эшләнергә  һәм экспертиза органнарына җибәрелергә тиеш, аларны проектлау Еврокодларны кулланып башкарылырга тиеш, апрель-июнь айларында аларга экспертиза ясау планлашытырыла, ә 2015 елның сентябре азагына кадәр аларны алга таба кертү тәҗрибәсен эшләү максатында, Еврокодлардан файдаланып әзерләнгән проектларның проект һәм экспертиза нәтиҗәләренә анализ ясалачак.

Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән чаралар планы шулай ук “Корылма биналарының, төзелеш материалларының һәм эшләнмәләренең куркынычсызлыгы турында” Евразия икътисади берлеге техник регламентын кабул итүне һәм яңа материал һәм технологияләрнең бердәм икътисади пространство зонасындагы төзелештә куллануга яраклы булуын раслый торган кагыйдәләр эшләүне үз эченә ала.

Төзелеш тармагында бәя билгеләү һәм смета нормалаштыруны үстерү максатларында смета нормативларын эшләү һәм раслау процедурасын камилләштерү, шулай ук федераль смета нормативлары реестрын һәм төп төзелеш ресурслары бәясе турында мәгълүматны үз эченә алган Бердәм мәгълүмати белешмәләр системасын төзү планлаштырыла.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International