Балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният һәм спорт объектларының 30дан артык проекты типик проектлар реестрына кертү өчен тәкъдим ителгән

2014 елның 26 декабре, җомга

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршында типик проект документларын сайлап алу буенча норматив-техник совет (НТС) әгъзалары балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният һәм спорт объектларының 30дан артык проектын типик проектлар реестрына кертү өчен тәкъдим иткән. НТС утырышы 24 декабрьдә РФ Төзелеш министры урынбасары Юрий Рейльян җитәкчелегендә узды.

Реестрга кертү өчен проект тапшырган төбәкләрнең географиясе үз эченә күп төрле климат зоналарын ала. Балалар бакчаларының барлыгы 25 проекты реестрга кертү өчен тәкъдим ителгән, болар, асылда, Смоленск өлкәсенең Духовщина шәһәрендә 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм Башкортостан Республикасының Салават шәһәрендәге 220 урынлык балалар бакчасы проекты. НТС әгъзалары реестрга шулай ук Мәскәүдә 450 укучылык мәктәп проектын, ике спорт объекты, шул исәптән Ингушетиядә кабатланмас уен залы белән 60 кешелек физик культура-савыктыру комплексы проектын һәм өч мәдәният объекты проектын, шул исәптән Киров өлкәсенең Киров-Чепецк шәһәрендә көненә 269 кешегә исәпләнгән мәдәни үсеш үзәге проектын кертергә киңәш итте. Проектлар турында белешмәләр Россиянең Төзелеш министрлыгы башлыгы тиешле боерыкка кул куйганнан соң реестрга рәсми төстә кертеләчәк.

Проектны реестрга кертү турында карар кабул итү өчен нигез булырдай төп критерийлар булып бинаның конструктив схемасы, файдалы мәйданының гомуми мәйданына бәрабәре, егәрлек берәмлегенә карата ресурс ягыннан куллану, шулай ук 2014 ел бәяләре белән егәрлек берәмлегенә карата төзелеш бәясенең НЦС буенча егәрлек берәмлегенә карата хисап бәясенә бәрабәре тора.

Юрий Рейльян утырышта катнашучыларга алга таба реестр проектларының 3D-форматына ия булачагы турында хәбәр итте, бу исә заказчыларга күрсәтмә күзаллау бәрабәренә аерым бер проектны сайлап алуда ярдәм итәчәк. Ул шулай ук Россиянең Төзелеш министрлыгы алдында яңа типик проектларны эшләү өчен акча эзләү мәсьәләсе торганлыгын да искәртте.

Киңәшмәдә Россия Төзелеш министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты, министрлык карамагындагы “Төзелеш” ФТҮ” ААҖ, “ФТҮ” ФАУ, илкүләм төзүчеләр һәм проектчылар берләшмәләре, шулай ук федераль мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре катнашты.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International