РФ Президенты Владимир Путинның “май указлары”н үтәүдә Татарстан локомотивка әверелгән

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Без Россия президентының май указларында билгеләнгән барлык параметрларны да үтәргә тиешбез, – дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инде бер тапкыр гына бурыч билгеләмәде. Нәтиҗәдә, “Медиалогия” компаниясендәгеләр исәпләп чыгарганча, төбәк аларны үтәү буенча еш кына ТОП-10 исемлегенә керә. Республикага бүлеп бирелгән барлык бюджетлар да үзләштерелгән һәм бу нәтиҗәле башкарылган.

Мондый югары нәтиҗәләргә Татарстан икътисад һәм социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф, дәүләт идарәсен камилләштерү, милләтара килешүне тәэмин итү, шулай ук тышкы сәясәт курсын үтәү һәм демографик сәясәт өлкәләрендә ирешкән. Шулай ук ТКХ өлкәсендә Татарстан инде берничә тапкыр аеруча зур уңышларга иреште.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төбәктә “май указлары” нигезендә гражданнарны үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү бурычы тора, “Россия гаиләсе өчен торак” федераль программасы гамәлгә ашырыла.

Республика башлыгы билгеләп узганча, 2017 елга карата 1,5 миллион кв. метр торак кертү буенча планлы күрсәткечләр һичшиксез үтәлергә тиеш. Моннан тыш, Гражданлык җәмгыятен үстерү фондын анализлауның “идарәлек елы” нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Россиянең иң нәтиҗәле губернаторлары исемлегендә өченче урынга лаек булды.


www.kp.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International