Балалар бакчасы төзү планында 2014 ел Казан өчен рекордлы булган

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Балалар бакчасы төзү планында 2014 ел Казан өчен рекордлы булган. “Тема” телепрограммасының туры эфирында чыгыш ясаган шәһәр мэры Илсур Метшин, быел Казанда 30 яңа балалар бакчасы төзелде, киләсе елда тагын 20 мәктәпкә учреждениене ачу планлаштырыла, диде.

Балалар бакчаларында урыннар бүленешенә бәйле мәсьәлә һәркем өчен популяр булып тора. Гадәттә,  Чуйков урамында яшәүче Светлана Мэрга баласын бакчага урнаштыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Ул ипотека фатирында яши, аңа тиз арада эшкә чыгарга кирәк, ә бакчада бары тик яңа уку елында гына урын була икән. “Кызганычка, хәтта Мэр була торып та, бу планда шәхси бернәрсә дә эшли алмыйм. Бездә – электрон чират, һәм бакчалардагы урыннар электрон чират буенча бүлгәләнә. Ул онлайн режимда, аны һәркем күзәтә ала. Ләкин кайбер аерым очраклар әлеге район буенча мәгариф бүлеге тарафыннан карап тикшерелергә мөмкин. Мин сезгә шунда мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм”, – дип җавап бирде И. Метшин.

Тулаем алганда, “юл картасы”, федераль программа һәм ТР Президенты булышлыгы белән 2014 елда Казанда, шул исәптән бистәләрдә 30 яңа балалар бакчасы төзелгән. Барлыгы исә, 2010 елдан башлап, шәһәрдә 81 балалар бакчасы төзекләндерелгән һәм яңадан төзелгән. Мэр фикеренчә, бу алга таба зур адым. “Сәламәтлекнең бишьеллыгы” программасын планлаштырганда һәм шәһәр Думасының яңа составы белән сайлаучыларга таба барганда яңа балалар бакчасын төзү турында вәгъдә итү бик авыр иде. Президентка “Бәләкәч” программасы өчен рәхмәт, үзебезнең төзүчеләребезгә бүген торак комплексы төзегәннәре өчен рәхмәт, аларда балалар бакчасы, уен мәйданчыклары, паркинглар, ял урыннары, скверлар төзиләр. Алар яшәү рәвешен саталар. Бу инде башка Казан”, – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин билгеләп узганча, Казанның балалар бакчасын төзүдәге тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә үрнәк була ала. “Узган атнада без Казанда безнең илчебез җитәкчелегендә зур 40 шәһәрдәге коллегаларыбызны – Идел буе шәһәрләре ассоциациясен кабул иттек. Без тәҗрибә уртаклаштык, нәрсә эшләргә мөмкин, һәм күп акча сарыф итмичә нәрсәләр булдырып булганны күрсәттек. Алар миңа зур горурлык белән, без быел 3 яңа балалар бакчасы ачтык, диләр. Ә мин сүзне борам. Республика җитәкчелегенә һәм төзелештә, комплекслы төзүләрдә катнашучы инвесторларыбызга тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итүдә бу алга таба зур адым”, – диде Мэр.

Хәзерге вакытта илдән атлаучы икътисад кризисы программаны алга таба гамәлгә ашыруда киртә була алмый. Алга таба Казанда 20 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. “Безнең Президент үзенең чыгышында республика бюджеты яңадан каралмаячак, диде. Без дә, шәһәр бюджетын, Аллага шөкер, яңадан карарга җыенмыйбыз. Шуңа күрә безнең бюджет буенча куелган социаль йөкләмәләребез һәм республика буенча капиталь төзү планнары – ә бу республика программасы, үтәлер дип өметләнәбез. Шулай итеп, Алла бирса, барысы да яхшы булыр дип эшләячәкбез һәм ышанабыз”, – дип төгәлләде сүзен Илсур Метшин.


news.mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International