Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень РФ субъектлары белән өлешләп төзү өлкәсендәге тиешле проблемалар һәм аларны хәл итү чаралары буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсен үткәрде. 2014 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында 10 РФ субъекты хисап тотты.
Иң яхшы нәтиҗәләрне Алтай һәм Хабаровск крайлары күрсәтте, аларда берәр генә проблемалы объект калган, ә Оренбург өлкәсе алданган соинвесторлар проблемасын тулысына җайга салган. Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург шулай ук нәтиҗәле эш алып бара.
Хәзерге вакытта алданган өлешчеләргә бәйле иң катлаулы вәзгыять Новосибирск өлкәсендә кала, анда зыян күргән соинвесторлар күләме 5,3 мең кешегә җиткән. Төбәктә барлыгы 50 проблемалы объект санала.
«Соңгы айларда гражданнарыбызның торак сатып алуга кызыксынуы арта башлады. Безгә яңа алданган өлешчеләр барлыкка килмәс өчен игътибарлырак булырга кирәк. Бу бик мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Михаил Мень субъектлардагы вәкилләргә.
Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы хәзерге вакытта 214-ФЗ кысаларыннан тыш гражданнарның акчаларын җәлеп итү хокукына ия булган торак-төзелеш кооперативларына (ТТК) карата таләпләрне катгыйландыру инициативасын хуплады. Нигездә, ТТК бердән артык йорт төзүне тыю мөмкинлеге карап тикшереләчәк.
1 ноябрьгә карата Россиядә барлыгы 569 проблемалы объект санала, намуссыз төзүчеләрдән 46,4 мең кеше зыян күргән. Тагын 54 субъектта проблема хәл ителмәгән.
Хәзерге вакытта барлык төбәкләрдә дә әлеге проблеманы хәл итү буенча чараларның план-графиклары расланган, шулай ук финанс чыганаклары билгеләнгән.
Киңәшмәдә Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Леонид Ставицкий һәм статс-сәркатип, министр урынбасары Александр Плутник, Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең кертем кертүчеләрнең һәм өлешчеләрнең хокукларын яклау буенча эшче төркем җитәкчесе Александр Хинштейн, шулай ук РФ субъектларындагы профильле ведомстволарның җитәкчеләре катнашты.